Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым уңганнары

Нәселдән килгән шөгыль

Райондашыбыз Наилә Нәбиева ыргак белән бәйләргә ярата.

Наиләнең кул эшләренә хирыслыгы мәктәптә укыганда башлана. Иң элек ул ыргак белән салфеткалар бәйләргә өйрәнә. Беренче белен төерле була, дисәләр дә, Наиләнең һәр башкарган эше күз явын алырлык була. 

Соңрак Наилә сәйләннәрдән сумка бәйләп карый. Җепкә тезелгән сәйләннәрне сумка рәвешенә китерү өчен зур тырышлык һәм сабырлык кирәк!

– Кул эшләренә һәвәслек әнкәй ягыннан килә. Әни мәрхүмә гомер буе чигү чикте. Ул бизәкләрне кайдан уйлап табып бетергәндер, бер кабатланганы юк иде араларында. Кул эше күңелгә ләззәт бирә бит ул, җанны тынычландыра, уйларны тәртипкә китерә. Кызым да кул эшләрен ярата. “Сатып алганчы, кешенеке төсле булганчы, үзгә әйбер кирәк”, – дип әйтә иде мәктәптә укыганда. Бүген ул бәйләгән сумкаларга карыйм да, чыннан да, мондыйны кибеттә табып булмый бит, дип уйлыйм, – ди Наиләнең әнисе Гөлфирә апа.

Наиләнең кул эшләрен яратуы гаҗәп түгел. Әнисе – танылган бәйләм остасы, әбисе – чигүче, бертуган апасы Миләүшә – танылган тегүче. Кечкенәдән яраткан курчакларына күлмәкләр тегеп үскән кыз бүген затлы сумкалар, матур вазалар, прихваткалар, автомобильләр өчен утыргыч тышлыклары бәйли.

Наилә бәйләү белән балалары тугач ныклап мавыга башлый. Интернет челтәрендә матур сумкалар күреп кызыга һәм аларны үзе бәйләп карарга уйлый.

– Социаль челтәрләрдә мастер-класслар бик күп. Шуларда катнашып, үзлегемнән сумка бәйләргә өйрәндем. Моның өчен полиэфир шнур кулланам. Шнурны канвага салып, үземә ошаган бизәкләр төшерәм. Канвага шнурны берничә формада салырга була. Бу, үз чиратында, төрле бизәкләр төшерү мөмкинлеген арттыра. Кирәкле чималны интернет-кибетләр аша кайтарам. Нәрсәдер ясау идеясе төнлә уйланып ятканда күз алдына килә. Социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәләргә дә игътибар итәм, интернет ярдәмгә килә, – ди Наилә Нәбиева.

– Наиләнең кул эшләренә күпләр кызыга. “Безгә дә бәйләп бир әле”, – диләр. Тик бу – бик вак, четерекле эш. Кыш көне Наилә тизрәк бәйли. Көн дәвамында бәйләсәң, бер сумканы ике-өч көндә төгәлләргә була. Тик бәйләү Наилә өчен кәсеп түгел. Өйдә бәйләм бәйләп утыру алҗыта, Наиләм аралашырга, кешеләр арасында булырга ярата, – ди тормыш иптәше Ленар.

Бәйләм өчен канва һәм җепләр төрле үлчәмдә була, Наиә аларны үзе теләгән үлчәмгә салып, төрле төсләр кулланып эшли. 

– “Берәүдә дә булмаган итеп бәйләп бир әле”, – дип сорый дус кызларым. Бәйләмне теләсәң дә кабатлап булмый. Һәр эшләнмә үзгә, кабатланмас була. Алга таба сумкага иш итеп баш киемнәре дә бәйлисем килә, – ди Наилә.

Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Наилә белән Ленарның 13 яшьлек уллары Айрат та энә тотарга өйрәнгән: киемнәрендәге тишек-тошыкны үзе тегеп, ямап куя. 2 яшьлек кызлары Ленара әнисенең бәйләм бәйләгәнен күзәтергә ярата. Ул да тегү, чигү остасы булыр, мөгаен.

Фото – Н.Нәбиеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев