Күз йомып та торт ясый
Азилә Мирзаянова – Югары Табын авылы кызы. Райондашыбызны туган көн, бәйрәм уздыручылар яхшы белә. Төрле әкият персонажлары, матур фигуралар белән ясалган тортларны бала-чагалар аеруча үз итә.
– Торт ясауга очраклы рәвештә генә алындым. Илдә коронавирус зәхмәте башланып, өйдә нишләргә белми тилмереп яткан вакытлар иде ул. Балаларга теләгән әйберләрен алып ашатасы, сораган киемнәрен алып кидерәсе бик-бик килә бит ул! Сабыйларың өчен әти-әни дә булгач, сынатасы, башкаларга сиздерәсе киләмени?! Бирешмәскә, алга барырга, абынмаска, башкалар синең ялгыш адым ясауны көткәндә таудан тәгәрәмәскә, ә горур итеп алга атларга кирәк. Интернет челтәрендә өйдә ясалган тортларга юлыгып кызыгып карап тордым да шуларны үзем ясап карарга булдым, – ди Азилә.
Беренче тортын ул 2019 елда ясый. Ул вакытта халык ябырылып меренга рулетын алды. Туган көнгә, юбилейга меренга рулеты алып килгән кеше мәртәбәле кунаклардан санала иде. Чөнки мондый рулетның бәясе дә бар!
– Һөнәрем буенча бухгалтер-икътисадчы булуым да үз эшемне алып барырга ярдәм итә. Кирәкле чималны санап чыгарырга, исәпләү эшләре башкарырга бик җайлы үземә. Тик торт пешерәсе килә дип кенә булмый. Бер теләк кенә җитми, тәҗрибә дә, белем дә кирәк. Башта торт пешерү серләренә интернеттан өйрәндем, социаль челтәрләрдә үткәрелгән мастер-классларның да файдасын күрдем. Онлайн-дәресләрдә тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу да күпмедер дәрәҗәдә осталыкны арттыра. Аннары Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә биш төрле курста белемнәремне ныгытып, укып, үз эшем буенча сертификат алып кайттым, – ди Азилә.
Азилә торт ясау буенча идеяләрне үзлегеннән дә, социаль челтәрдән дә ала. Күпчелек очракта үз фантазиясен эшкә җигеп башкара. Оста, танылган кондитерның кайчандыр бу эшләрдән бик читтә торуына ышанмассың да!
– Тормышка чыкканда аш та пешерә, токмач та кисә белми идем. Тормыш өйрәтә икән ул! Ашарга пешерергә бик яратам хәзер. Бу эшләргә хирыслык әни яклап киләдер. Әбием дә, әнием дә – аш-су осталары. Әнием балалар бакчасында пешекче булып эшләде. Әнинеке кебек камыр ризыкларын, алма, балан бәлешләрен бик еш пешерәм. Тик әнинеке, ни дисәң дә, тәмлерәк була! – ди Азилә.
Торт, пирожныйлар өчен кирәкле продуктлар – сөт өсте, эремчекле сыр, шоколад, махсус савытларны Азилә Яр Чаллы шәһәрендәге кондитер кибетләреннән барып ала. Торт өчен бисквитларны, джем, карамельләрне махсус технология буенча өйдә әзерли.
16 яшьлек улы Адель һәм 11 яшьлек кызы Илина өчен тортлар күптән тәм-томга керми инде. Балалары әниләренең бу эшне никадәр зур җаваплылык һәм тырышлык белән башкарганын үз күзләре белән күреп торалар.
– Безнең әни хәзер тортларны күз йомып та ясый аладыр. Фантазиясе көчле, төрле бизәкләр уйлап таба, клиентларның теләге буенча әллә нинди формада пешерергә мөмкин. Әни пешергән тортлар – иң тәмлесе! – ди балалары.
Фото – А.Мирзаянованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев