Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым уңганнары

Һәр почмакта – матурлык!

Тирә-юньне, яшәгән җирләрен чәчкә-гөлләргә күмеп яшәүче райондашларыбыз соклану уята. Салауз-Мухан авылында гомер итүче Гөлназ Йосыпованың да ихатасы гөлләргә күмелеп утыра

– Тимер аркага ел саен аллы-гөлле чәчәкләр үрләтәм. Бер ягында – үрмәләп үсүче роза, икенче ягында үрмә гөл, петунияләр урын алган. Өске өлешендә ялгыз торна тиңен көтә. Арка астын аккошлар төшкән зәңгәр күл итеп эшләдем. Төсле ташлар янындагы фонтан яктырткыч астында сихри булып тоела, – ди Гөлназ.

Ихатаны дүрткә бүлеп, һәр участокны үзе теләгәнчә ясаган райондашыбыз. Нигез ташларыннан түгәрәк формасында ясалган купшы композиция чәчәкләр аланын хәтерләтә. Аккошлар, керпе, бака сыннары, басма аша салынган күпер, җил тегермәне әкият дөньясын хәтерләтә. Ихатага сыйдыра алмагач, быел яшелчә һәм бәрәңге бакчасына да чәчәкләр, куаклар утырткан Гөлназ. 

– Чәчәк орлыкларын үзем дә әзерлим, сатып та алам. Оста бакчачылар белән киңәшләшеп, кайда, нәрсә утыртырга кирәклеген белешәм. Үземнән арткан гөлләрне күршеләргә, таныш-белешләргә таратам. Мәктәп бакчасына да агач-куаклар, үсентеләр бирдем, – ди юмарт райондашыбыз.

Гөлназның матурлыкка тартылуы табигый. Алабуга мәдәни-агарту училищесының режиссура факультетын тәмамлаган кыз матурлыкка гашыйк.

– Гөлләргә мәхәббәт әниемнән күчкәндер инде, әни дә чәчәкләр ярата иде. Туган йортта тәрәзә төпләрендә, өстәлдә, идәндә – бөтен җирдә гөлләр үсә иде. Кайберәүләр кул арты китә дип, үсенте бирми. Әни йортына кергән һәр кешегә чәчәк үсентеләре биреп чыгара, кеше шатланганын күреп, алардан да ныграк сөенә иде, – дип әнисен искә алды.

13 ел ел элек Салауз-Мухан авылында йорт ала һәм, иске сарайны, мунчаны сүтеп, бакча ясый Гөлназ. Быел чия, кызыл һәм сары кура җиләге, шомырт, крыжовник, карлыган, камырлык, груша, алма, дүнкән, зелпе, виноградтан мул уңыш алган. 50 төрдән артык чәчәк үстерә.

Гөлназ ихатада һәр эшне улы Самат белән бергәләп башкара. Ясалма күпер, агач тегермән һәм башка җайланмаларны Самат мәктәптә хезмәт дәресләрендә ясаган. Чәчкә-гөлләр арасында ял урыны да, балалар мәйданчыгы да бар. Утыргыч та ясап куйганнар.

– Икенче җәйгә беседка ясыйсым килә. Җәйге матур көннәрдә әни белән икәү карлыганлы чәй эчәрбез. Әнием шатланса, мин дә бәхетле! – ди Самат.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев