Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Дусай алмагачлары

Данлыклы “Урал” колхозының Дусай авылындагы алма бакчасы бүген дә алмалары белән сөендерә.

Тәмле алмалары белән дан тоткан алма бакчасы озак еллар район халкына хезмәт иткән. Бакчаның тәмле алмаларыннан кемнәр генә авыз итмәгән дә, кемнәр генә бакчага сокланмаган!..

Мөслимгә кайту

Дусай егете Марсель Раушания белән Тәтеш районының Тәмте бакчачылык училищесында бергә укыйлар. Кызга күзе төшә егетнең. Диплом алган елны ук ул Раушанияне Дусайга алып кайта. Икенче көнне үк “Урал” колхозы рәисе Мирза Гаттаров яшьләрне янына чакырта һәм болай ди: – Безгә Дусай авылында алма бакчасы ясарга кирәк.
Раушанияне анда – җитәкче, сине бригадир итеп куябыз, Марсель. Әгәр син бригадир булмасаң, бакча ясап булмаячак. Бөтен ышаныч синдә! 25 гектар җир бирәбез, барып карагыз. Бакча өчен бүленгән мәйдан иң уңдырышлы туфраклы җирләрнең берсе була.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев