Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым уңганнары

Чәчкәләрем – бәхет гөлләрем

Метрәй авылының Бакча урамында яшәүче Гайнетдиновлар йорты җәй дәвамында чәчәкләргә күмелеп утырса, кышын һәр тәрәзә төбен берсеннән-берсе матур гөлләр бизи. Капка төбеннән үк ал, кызыл, сары чәчәкләр каршы ала. Бакчада нинди генә композицияләр юк, чәчәкләрнең төрлелегеннән күзләр камаша. Йорт хуҗабикәсе Римма Гайнетдинова һәр чәчәкне иркәләп-назлап үстергәнгә шулай матурдыр алар.

Римма һәм Илдар Гайнетдиновларның Метрәй авылына кайтып төпләнгәннәренә ике дистә елдан артык гомер узган. Илдарның әнисе Ясирә апа,  өлкәнәеп, ялгыз яши башлагач, әниләре янына кайтып яши башлый алар. 

– Башта йортны төзекләндерү белән мәшгуль булдык. Аннан чәчәкләр утырта башладым. Гап-гади лилия, яраннардан башлаган идем, бүген инде өч дистәдән артык төрдә чәчәк үстерәм. Иртән тору белән иң элек бакчага чыгып аларның хәлләрен белешәм, сөйләшеп, сыйпап, иркәләп чыгам. Чәчәкләр дә иркәләгәнне, назлаганны ярата, – ди Римма апа. 

Лилияләр, яраннар янәшәсендә чәчәкләр патшабикәсе – розалар чәчәк аткан. Хризантема, гортензия, космея, петуния, лаләләр, энҗе чәчәк, хәтта ромашкаларның да төрле төстәгеләре бар. Болар – чәчәкләрнең кайберләре генә. Хуҗабикә һәркайсының исемен белә, кайдан алуына кадәр хәтерли. Чәчәкләре хакында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин Римма апа. 

– Чәчәк орлыкларын почта һәм интернет-кибетләр аша кайтартам. Кибетләрдән, орлык сатучылардан да алам. Таныш-белешләрдә, берәр җирдә яңа чәчәк күрсәм, аларны да алып кайтам. Шулай итеп бакчамда яңа чәчәкләр барлыкка килә. Соңгы елларда күпьеллык чәчәкләрне күп утырта башладым, – ди Римма Гайнетдинова.

Чәчәкләр үстерү, тәрбияләү – бик четерекле эш, күп вакыт сорый. Бу эштә аңа гомер юлдашы Илдар абый ярдәм итә.

– Әни дә чәчәкләр ярата, лаләләр, лилияләр үстерә иде. Римма күпләп чәчәкләр утырта башлагач, ачуландым да әле үзен. Соңрак бу матурлык миңа да ошый башлады, – ди Илдар абый. – Бергәләп су сибәбез, иртә-кич бакчадагы, ихатадагы хуш исне иснәп туеп булмый! Балалар, оныклар, кунаклар килгәндә, бакчада ял итәргә, гөлләргә сокланып утырырга яратабыз. Су сибү, рассадаларны кертү, чыгару эшләре – күбрәк минем өстә. Бергәләп башкаргач, эшнең бер авырлыгы да юк. Шушы хезмәтебез үзебезгә үк күпме матурлык, җан тынычлыгы бирә бит.

Бакчада күпьеллык чәчәкләр дә, берьеллыклары да күп. Чәчәкләрне башта өйдә рассада итеп үстерә Римма Гайнетдинова.

– Чәчәкләрне март, апрель айларында чәчәм. Көннәр җылыну белән бакчага күчерәм. Чәчәкләр үстерү өчен тәкъдим ителүче туфракны алырга тырышам. Бакчага күчереп утырткач, кирәк булганда, җиңелчә генә ашлыйм. Гадәттә корткыч бөҗәкләргә каршы сыек ашлама сибәм, – ди Римма апа. 

Римма апа лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә хезмәттә. “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” оешмасында дүрт елга якын эшли ул. Мөслим урамнарын бизәүче чәчәкләрне дә хезмәттәшләре белән ул утырта. Һәр көн аяк-өсте булырга, Мөслимнең бер башыннан икенче башына йөрергә туры килсә дә, иренми Римма ханым.

– Өй эчендәге гөлләрне дә бик яратабыз! Мин җитешмәсәм, Илдарым һәр гөлне карап, тикшереп чыга: дымы җитәме, корымыймы, чүпләре коелмыймы. Кайберсе чирли башласа: “Кара, бу гөлгә ни ярамады микән?” – дип миннән алда ул борчыла башлый. Икәүләп мәш киләбез гөл-чәчәкләр белән, – ди Римма апа, елмаеп.

Чәчәкләрне күпләп үстерсә дә, сатмый Римма ханым. Орлыгын, суганчасын сораган кешегә бирә.

– Кадерләп үстергән чәчәкләремне ничек инде бәя куеп сатыйм?! “Бу чәчәгең бигрәк матур! Орлыгын бирерсең әле”, – дип сораган туганнарга, дус-танышларга бүләк итеп бирәм. Чәчәкләрем аларга ошый икән, шатланам гына. Мин биргән орлыктан үскән чәчәкләрне башкаларда күреп сөенәм, димәк, хуҗабикә аларны яратып тәрбияли, – ди ул. 

Римма һәм Илдар Гайнетдиновлар гөл-чәчәкләре белән хозурланып, алар белән серләшеп бәхетле гомер итә. “Чәчәкләребез йортыбызны бизи, көнебезне тагын да матуррак, сөенечлерәк итә. Матур йортыбызда тигезлектә, сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын”, – диләр алар.

Фото – Р.Гайнетдинованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев