Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Булганнан бар да була

Альберт Шакиров – универсаль шәхес. Балта остасы да, рәссам да, бакчачы, укытучы да, инженер да ул. Һөнәрләре моның белән генә бетми. Чәчәкләр үстерү, үсентеләр тәрбияләү хатын- кыз эше кебек тоелса да, Альберт абый боларны бик күп хуҗабикәләрдән яхшырак башкара кебек.

Альберт абый белән тормыш иптәше Фруза апа 15 ел бакчачылык белән шөгыльләнә. Чәчәкләр үз ихаталарын гына түгел, бик күп райондашларыбызның да бакча-ишегалларын бизи. Грунтның температурасын күтәрү өчен, Шакировлар җылы түтәлләр ясарга киңәш итә.

– Мондый түтәлләр редис, укроп һәм башка иртәрәк чәчелә торган яшелчәләр өчен уңайлы. Җылы түтәлдә алар ике-өч атнага тизрәк өлгерә. Җылы түтәлләрне такта, шифер, металл табаклардан ясыйм. Алар траншея яки тартмаларга охшаган, – ди Альберт абый.

Түтәлләрне мондый формада ясау бакчага пөхтәлек биреп тора, чүп утау да күпкә җайлырак. Үзенә күрә сукмагы да бар. Әмма җылы түтәлләргә суны күбрәк сибәргә кирәк.

– Тормыш иптәшемнән бик уңдым! Бөтен эшләрне дә бергәләп башкарабыз. Бакча эше хатын-кызныкы гына була алмый, ауганын төзәтәсе, нәрсәдер ясыйсы булса, ир- ат кулы кирәк. Түтәлләрне күтәртеп ясау, араларын тәбәнәк койма белән матурлау эшләрен Альберт башкарды. Теплицаларны да үзе ясады. Аннан күреп, кызларыбыз да бакча эшенә һәвәс булып үсте, – ди Фруза апа.

Интернет челтәрендәге оста бакчачылар киңәшләренә колак салып эшли Шакировлар. Еллар дәвамында үзләре алып барган күзәтүләрне дә хәтерләренә теркәп баралар.

Альберт абый – Ташлыяр авылы егете. Мәктәпне тәмамлагач, укуын педагогия институтында дәвам итәргә тели. Яңа Усы мәктәбе директоры аны, “практикаң шушы булыр” дип, сызым, хезмәт дәресләрен укытырга чакыра. Укытучыларга кытлык заманнар. Каршы килми Альберт, ел дәвамында 4-8 сыйныфларга белем бирә. Тик хәрби хезмәттән кайткач, ул, барысын да шаккатырып, документларын Казан авыл хуҗалыгы институтына тапшыра.

– Авылдашыбыз Әзһәм Шәймәрданов баш инженер иде. Ул һәрвакыт машинада йөрде. Укытучының машинасы юк! Инженер булсам, мин дә машинада йөрермен, дип уйладым. “Трудовик” совхозыннан стипендиат итеп укырга җибәрделәр. Стипендиат булгач, аңлашыла инде, укуны төгәлләгәч, туган ягыма кайтып, “Трудовик” совхозында биш ел мастерской мөдире булып эшләдем. Эшкә йөрергә бортлы УАЗ машинасы бирделәр үземә, – дип, яшьлек елларын искә алды Альберт абый.

Төрле елларда җаваплы эшләрдә хезмәт куя райондашыбыз. “Татарстан” колхозында баш инженер булып эшли. Аннан Яңа Чишмә районында “Сельхозтехника” оешмасы җитәкчесе урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең баш инженеры, механизация участогы җитәкчесе булып эшли. Туган ягын сагынып, берничә елдан ул гаиләсе белән Мөслимгә кайта. Альберт абыйның автовокзал җитәкчесе булып эшләгәнен дә беләдер райондашларыбыз. Лаеклы ялга ул Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесеннән чыга. Биредә ул озак еллар хезмәт куркынычсызлыгы техникасы буенча инженер булып эшли.

Кулы эш белгән кеше беркайда да югалмый. Майлы буяулар белән рәсем төшерә, өздереп гармунда уйный ул. Йортындагы җиһазларны да үзе ясаган. Алар арасында софа, карават-урындыклар, компьютер өстәле, сәгать тә бар. Түшәмгә тиеп торган сәгатьне Альберт абый Бөтенроссия ветераннар оешмасы төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан оештырылган кул эшләре бәйгесенә дә тәкъдим иткән.

– Әтием Әнвәр агач остасы иде. Агач эшләнмәләренә хирыслыгым да әткәйдәндер. Безнең нәселдә кул эшләренә тартылу буыннан-буынга күчеп килә. Йортыбызны да үзем салдым, эчен дә үзебез ясадык. Сәгать ясау идеясе кибеттә идәндә торган сәгатьне күргәч барлыкка килде. Кирәкле материалларны тупладым да, сәгатьнең трафаретын эшләдем. Бу эшләргә айга якын вакыт кирәк булды, – ди Альберт абый.

Лилия Шәймиева

Фото - А.Шакировның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев