Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Авылым уңганнары

Бәйләм – эксклюзив шөгыль

Кул осталары гади генә җептән дә сәнгать әсәре тудырырга сәләтле. Райондашыбыз Алия Касыймова кул эшләренә оста. Бу аңлашыла да, Алиянең әнисе дә, әбисе дә тегүче, чигүче булган.

– Әниемнең әнисе Хәдичә әбием танылган тегүче булган. Бай, купшы ханымнар аннан заказ белән кием тектергәннәр. “Берәүне дә кабатламасын!” – дип килүче ханымнарга әбиемнең үзгә тегелгән күлмәк-сарафаннары, итәкләре ошаган. Үзе яшәгән җирлектә бердәнбер тегүче булган әбекәй әниемә дә һөнәрен васыять итеп калдырган, – ди Алия.

Алия ыргак белән кофталар, свитерлар бәйли. Зәвыклы, заманча пәлтәләр бәйләү остасы буларак та беләләр аны.

– Бүген кызлар кул эшләренә вакыт таба алмый. Күбесе иренә, кайберләре кирәк нәрсәне сатып алу ягын карый. Бәйләнгән киемнәр эксклюзив санала. Минемчә, кул эшләренең кадере беркайчан да бетми. Балалар бакчасына йөргәндә дә, мәктәптә укыганда да әни бәйләгән, әни теккән киемнәрне кию горурлык хисе уята иде. Безнеке төсле кием башкаларда юк иде, – ди Алия.

Пәлтәләрне Алия эштән бушаган вакытта бәйли. Эше дә мәшәкатьле. Яр Чаллы мәктәпләренең берсендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли ул, мәктәп директорының тәрбия эшләре урынбасары булып тора. Кул эшләре белән шөгыльләнү өчен вакыт иркен түгел.

– Пәлтә бәйләү техникасына социаль челтәрләрдән өйрәндем, чималны махсус кибетләрдән алам. Башта пәлтәнең эскизларын ясыйм. Кайвакыт, үзенчәлекле булсын дип, төне буе уйлап чыгам. Гади генә йоннан да үзенчәлекле кием тегәргә була. Иң мөһиме – кулың энә-җеп тота белсен, – ди Алия.

Алиянең әнисе Тәнзилә апа – оста тегүче. Чыгарылыш кичәләренә, туй-юбилейларга теккән күлмәкләренең саны-исәбе юк. Курчакларга теккән киемнәре дә гади түгел. Төрле милләт киемнәрен кечкенә форматта әзерләү өчен сабырлык, тырышлык кирәк! Әкият геройларын аерым бер осталык белән тегә Тәнзилә апа. Кулга киеп уйналучы курчакларны, таба “тоткыч”ларын, самавыр “башлыклары”н, аш-су бүлмәсе өчен башка кирәк-яракны, Тәнзилә апа үзе теләгән формада тегә.

– Шушы көннәрдә Алиям ыргак белән кофта бәйләп бирде. Балаң бәйләп бүләк иткән кием аеруча кадерле! Кул җылысын гына түгел, җан җылысын да саклый бит ул кул эшләре! Күлмәк булсынмы, өстәл япмасымы – оста аның һәрбер җөе, һәрбер “күзе” өчен җан ата, – ди Тәнзилә апа.

Алия киләчәктә чигүле, борынгы үрнәкләр белән тегелгән пәлтәләр бәйләргә тели. “Кызлар заманча, шул ук вакытта милли киенергә тиеш”, – ди Алия.

Фото – Алия Касыймованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев