Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю – саннарда

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, урып-җыю башкарыласы мәйданның 95,6 процентында эш тәмамланган.

“Август-Мөслим” агрофирмасы һәм “Исламов”, “Әюпов”, “Нуретдинов” хуҗалыклары бөртекле культураларны суктыруны төгәлләде. Район буенча бөртеклеләрнең һәр гектары 38,9 центнер уңыш бирә. Көзге культураларның гектар биреме 42,7 центнер тәшкил итә. Рапс һәр гектардан 24,3 центнер уңыш бирә. Әлеге культура 5048 гектарда (69,9 процент) җыеп алынган. Көзге чәчү дә бара. Бүгенгә 7541 гектар мәйданда чәчү башкарылган. Бу – көздән чәчеләсе мәйданның 56,3 проценты, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев