Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«Уразмәт» сөтчелек комплексы ел башыннан сөт җитештерүне 11 процентка арттырган

Бүгенге көндә комплекс көн саен 81 тонна сөт озата

«Август-Мөслим» агрофирмасының «Уразмәт» сөтчелек комплексы 2026 ел башыннан җитештерү күрсәткечләрен тотрыклы рәвештә арттыра. Ел башыннан бирле комплексның тулай сөт җитештерү күләме 11 процентка үсеп, тәүлегенә өстәмә 8 тоннадан артык сөт җитештерелә башлаган.

Бүгенге көндә комплекс көн саен 81 тонна сөт озата. Савым сыерлары саны 2 мең башка җитә, ә бер сыердан уртача тәүлеклек савым 39 литр тәшкил итә. Иң мөһиме – җәйге эсселеккә карамастан, җитештерүчәнлек кимеми, ә ел башыннан алып планлы рәвештә арта бара.

Белгечләр сүзләренә караганда, уңышның нигезендә һәр детальгә игътибарлы караш ята. Шуларның берсе – терлек азыгының сыйфатын катгый контрольдә тоту.

– Һәр вак-төяк мөһим. Тотрыклы үсешнең төп сәбәпләренең берсе – азык сыйфаты өстендә җентекләп эшләү, – ди «Август-Агро» идарәче компаниясенең терлекчелек буенча баш технологы Максим Гарькуша.

Катнаш азык белән тәэмин итүче алышынгач, «Август-Мөслим» белгечләре азыкның рецептурасын гына түгел, ә аны тарттыру сыйфатын да үз контроленә алган. Моның өчен яңа партнер махсус тегермән сатып алган. Комплекста һәр партиядән үрнәкләр алынып, гранулалар техник таләпләргә туры килү-килмәве җентекләп тикшерелә.

– Без катнаш азыкның һәр партиясен бик игътибар белән тикшерәбез. Гранулаларны иләп, уып карыйбыз һәм барлык күрсәткечләрне техник бирем белән чагыштырабыз, – дип билгеләп үтә «Август-Мөслим» генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Ширин Алиев.

Терлекләрне сыйфатлы азык белән тәэмин итүгә һәм һәр җитештерү этабын контрольдә тотуга игътибар нәтиҗәсендә «Уразмәт» сөтчелек комплексы югары җитештерүчәнлекне саклап кына калмыйча, күрсәткечләрен даими яхшыртуын дәвам итә.

 Фото - "Август-Мөслим" җәмгыятеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев