Уңыш – бердәм хезмәттә
“Әюпов” фермер хуҗалыгы бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 50 центнер уңыш ала
“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы биләмәләре Баланлы, Тойгелде, Олы Чакмак авыл җирлекләре территориясендә урнашкан. “Кече фермер хуҗалыгы” дип йөртелсә дә, 1780 гектар җире бар Рамил Әюповның.
Быел ул 640 гектарда арпа, 730 гектарда көнбагыш, 300 гектарда көзге бодай, 350 гектарда язгы бодай үстергән. Бүгенге көндә хуҗалык басуларында язгы бодай һәм арпа суктыралар. Урып-җыеласы мәйданның 30 процентында эш төгәлләнгән. Көзге бодай белән дә кулны чишкәннәр. Бөртеклеләрнең гектар биреме уртача 34 центнерны тәшкил итә. 45-50 центнер икмәк биргән басулары да бар.
– Уңышның мул булуы ашлама кертүгә бәйле. Басуларны азотлы ашламалар һәм аммиак селитрасы белән тукландырдык. Басудан икмәк Чия Түбә киптерү агрегатына кайта. Уңышның сыйфатына аерым игътибар бирелә: ашлык җентекләп “сортировка” үтә һәм киптерелә. Икмәкне сакларга складларыбыз бар, – ди Рамил Әюпов.
– Бүгенге көндә басуларда “Акрос” һәм “Полесье” комбайннары, өч “КамАЗ” эшли. Механизаторларга түләү югары. Комбайнчыларга сезонга 400 мең сумга кадәр акча эшләү мөмкинлеге бар. Киләчәктә өстәмә яңа техника алырга һәм яңа агротехнологияләр кертергә исәплибез. Бу урыпҗыю процессын тагын да нәтиҗәлерәк итәргә һәм югалтуларны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2026 ел 21 август санында укыгыз
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев