«Уңыш-2026»: 3 сентябрьгә иң күп ашлыкны кем җыйган?
Авыл хуҗалыгы

«Уңыш-2026»: 3 сентябрьгә иң күп ашлыкны кем җыйган?

Хуҗалыкларда комбайннар тәүлек әйләнәсенә диярлек эшли, ә механизаторлар арасында иң югары күрсәткеч өчен үзара ярыш бара

Урып-җыю кампаниясе дәвам итә. 3 сентябрьгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннннән алынган мәгълүмат буенча, Мөслим районында ашлык суктыруда иң югары нәтиҗәләргә «Туган як» агрофирмасы механизаторлары ирешә.

Илнар Сөләйманов — 4123 тонна

Әбүләес Морзаханов — 3910 тонна

Рөстәм Ильясов — 3577 тонна

Бу күрсәткечләр механизаторларның югары җитештерүчәнлеген һәм урып-җыю чорында техниканы нәтиҗәле файдалануын күрсәтә. Башка хуҗалыклар арасында «Август-Мөслим» агрофирмасы механизаторы Динар Муллин аерылып тора. Ул бүгенге көнгә ул 2201 тонна ашлык суктырган. «Полесье-1218» комбайннарында эшләүчеләр арасында иң югары нәтиҗәләр шулай ук «Туган як» агрофирмасы механизаторларында:

Сирин Хуҗин — 3297 тонна

Евгений Үтәгәнов — 2514 тонна

Руслан Вәлиев — 1884 тонна

«Акрос» комбайннарында эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны "Исламова И.З." КФХ вәкиле Игорь Петров яулый. Аның күрсәткече — 1848 тонна.

Фәнис Минһаҗев — 1819 тонна

Рөстәм Шәйморатов — 1778 тонна

Урып-җыю эшләре дәвам итә. Димәк, алдынгылар исемлеге әле үзгәрергә мөмкин. Механизаторлар өчен һәр көн — яңа күрсәткеч, ә кырларда һәр тонна уңышның кадере зур.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев