Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Табыннар мул булсын өчен

Игенчеләр өчен ел авыр булса да, районда ит һәм сөт җитештерү арткан.

Елына күрә уңыш начар булмады, киләсе ел уңышына да ныклы нигез салынды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән игенчелектә һәм терлекчелектә башкарылган эшләр хакында сөйләштек.

– Ренат Әзһәрович, урып-җыю эшләренә бәя биреп үтик әле.

– Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен ел авыр булды, шулай да аграрийлар сынатмады. Бөртекле культуралар 49739 гектар мәйданда үстерелгән иде. Барлыгы 97252 тонна бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынды. Уртача гектар биреме 20 центнер булды. 13 мең тонна рапс (гектар биреме –16,4 центнер), 19 мең тонна көнбагыш (24 центнер), 56 мең тонна шикәр чөгендере (299 центнер) җыеп алынды. Урып-җыюда 102 комбайн катнашты. Бөртеклеләрне ташуда 94 автомашина эшләде, шуларның 49ы хуҗалыкларның үзләренеке иде, 45 машина шәхси хуҗалыклардан арендага алынды.
– Киләсе ел уңышына да ныклы нигез салынды, дип беләбез...

– Әйе, киләсе ел уңышы өчен 17 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде.

Фәридә Гайнетдинова

Римма Афзалова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев