Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Шәхси хуҗалыкларга 1 килограмм сөт өчен 23 сум түләнә

Бүгенге көндә районда шәхси хуҗалыклардан сөтне “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм Азнакайның “Молочный регион+” җәмгыяте җыя

Районда сөт продуктларын җитештерү һәм бәяләр буенча вәзгыятькә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров аңлатма бирде.
– Бүгенге көндә районда шәхси хуҗалыклардан сөтне “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм Азнакайның “Молочный регион+” җәмгыяте җыя. Шәхси хуҗалыкларга 1 килограмм сөт өчен 23 сум түләнә. Савым сыерлар асраучы фермер хуҗалыклары да сөтне шушы ук оешмаларга тапшыра. Аларга елга бер тапкыр 1 сыерга 6300 сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелә. Шушы көннәрдә ярдәмнең икенче дулкыны булыр дип көтелә. Бу юлы ярдәмне беренче дулкында ала алмаган шәхси хуҗалыклар алачак. Ана кәҗә һәм ана сарыклар өчен субсидия күләме – 1 мең сум, – диде ул. 

Әйе, борчылырга урын бар. 10-15 ел элек Метрәй авылында 400дән артык терлек исәпләнеп, савым сыерлар 200дән артык иде. Җәйге чорда йөзләгән терлек көтүгә чыкты. Бүген исә авылда көтүгә нибары 50ләп терлек чыгарыла. Көтүне дә электрон көтүчегә тапшырдылар. Бу вәзгыятьне үзгәртүгә ил күләмендә йөз белән борылмасалар, киләчәк буын, чыннан да, сыерларны һәм башка терлекләрне фотосурәттән карап кына белер кебек.

Фото: Татар-информ

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 19 июнь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев