Авыл хуҗалыгы

«Родные края – Туган як» агрофирмасы игенчеләре урып-җыюны тәмамлады

Авыл хезмәтчәннәре үзләренең чын һөнәри осталыкларын һәм ныклы характерларын күрсәтеп, сөенерлек нәтиҗәләргә иреште

Лилия Шәймиева фотосы.
Лилия Шәймиева фотосы. 

«Родные края – Туган як» агрофирмасы төп урып-җыю кампаниясен рәсми рәвештә төгәлләде. Техник киндердән кала, барлык культуралар да амбарларга урнаштырылган.

Көзге һава торышының көйсезлеге, сезон ахырында яуган озакка сузылган яңгырлар игенчеләргә шактый кыенлыклар тудырса да, алар сынатмады. Авыл хезмәтчәннәре үзләренең чын һөнәри осталыкларын һәм ныклы характерларын күрсәтеп, сөенерлек нәтиҗәләргә иреште.

Саннар уңышның ни дәрәҗәдә мул булуын күрсәтә:

Бөртекле культуралар: 9 мең гектар мәйданнан 39 мең тонна ашлык җыеп алынган. Һәр гектардан уртача 43,2 центнер уңыш чыккан. Бу — узган ел белән чагыштырганда 12 центнерга күбрәк!

Гомуми уңыш күләме: 2024 ел күрсәткеченнән 6 мең тоннага артып киткән.

Техник культуралар: бу юнәлештә дә үсеш күзәтелә. Барлыгы 13,9 мең тонна уңыш җыеп алынган, бу узган елгы нәтиҗәдән 3 мең тоннага күбрәк.

Җыеп алынган уңышның барысы да тиешенчә киптерелгән һәм саклауга куелган.

Уңышның мул булуы — җиргә мәхәббәт белән караган, көнне төнгә ялгап хезмәт куйган игенчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Аларга фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт!

Кырлардагы хезмәт амбарлардагы муллыкка әйләнсен!

Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.


Нет комментариев