Авыл хуҗалыгы

Мөслим районының “Әюпов” фермер хуҗалыгы һәр гектарыннан 50 центнер уңыш ала

Быел ул 640 гектарда арпа, 730 гектарда көнбагыш, 300 гектарда көзге бодай, 350 гектарда язгы бодай үстергән

“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы биләмәләре Баланлы, Тойгелде, Олы Чакмак авыл җирлекләре территориясендә урнашкан. “Кече фермер хуҗалыгы” дип йөртелсә дә, 1780 гектар җире бар Рамил Әюповның. Быел ул 640 гектарда арпа, 730 гектарда көнбагыш, 300 гектарда көзге бодай, 350 гектарда язгы бодай үстергән.

Фото - Мөслим-информ архивыннан
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Бүгенге көндә хуҗалык басуларында язгы бодай һәм арпа суктыралар. Урып-җыеласы мәйданның 30 процентында эш төгәлләнгән. Көзге бодай белән дә кулны чишкәннәр. Бөртеклеләрнең гектар биреме уртача 34 центнерны тәшкил итә. 45-50 центнер икмәк биргән басулары да бар.

– Уңышның мул булуы ашлама кертүгә бәйле. Басуларны азотлы ашламалар һәм аммиак селитрасы белән тукландырдык. Басудан икмәк Чия Түбә киптерү агрегатына кайта. Уңышның сыйфатына аерым игътибар бирелә: ашлык җентекләп “сортировка” үтә һәм киптерелә. Икмәкне сакларга складларыбыз бар, – ди Рамил Әюпов.

– Бүгенге көндә басуларда “Акрос” һәм “Полесье” комбайннары, өч “КамАЗ” эшли. Механизаторларга түләү югары. Комбайнчыларга сезонга 400 мең сумга кадәр акча эшләү мөмкинлеге бар. Киләчәктә өстәмә яңа техника алырга һәм яңа агротехнологияләр кертергә исәплибез. Бу урып-җыю процессын тагын да нәтиҗәлерәк итәргә һәм югалтуларны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Хуҗалыкта элиталы сортларга өстенлек бирәләр. Орлыкчылык хуҗалыгыннан бодайның “Ульяновск-105” сортын һәм арпаның “Раушан” сортын сатып алганнар. Быел мул уңыш биргән әлеге сортларны киләсе елда чәчүлек орлык итеп файдаланачаклар.

– Зур булмаган фермер хуҗалыкларында урып-җыю – бик күп көч таләп итә торган җаваплы процесс ул. Авырлыкларга карамастан, фермерлар үзләре җитештергән продукциянең сыйфатын күтәрү һәм җитештерү күләмен арттыру өстендә эшләвен дәвам итә. Рамил Әюпов та шундыйлар рәтендә. Язгы бодай һәрвакыт “Әюпов” хуҗалыгының төп культураларының берсе булды. Быел да хуҗалык мул уңыш алырга ниятли, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе агрономы Артур Шакиров.

– Бүгенге көндә районда барлык хуҗалыкларда да эш гөрли. Урып-җыю кампаниясе чорында аграрийлар күпмедер каршылыклар белән дә очрашты. Яңгырлар һәм һава температурасы үзгәрү уңыш җыюны катлауландырды. Бүген, шөкер, көннәр аяз тора. Эшне дөрес планлаштыру һәм заманча техника куллану нәтиҗәсендә урып-җыю вакытында төгәлләнер, дип өметләнәбез. Бүген һәр минут исәптә!

“Әюпов” фермер хуҗалыгында урып-җыю җайга салынган. Быел да икмәк югары сыйфатлы белән аерылып тора, ди механизаторлар.

– Туфрак эшкәртүнең һәм ашлама кертүнең алдынгы ысулларын куллану нәтиҗәсендә язгы бодайның һәм арпаның тигез өлгерүенә ирешә алдык. Күңел күтәренке, эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Икмәкне югалтуларсыз һәм тиз җыеп алуның бөтен сере – бөтен команданың бердәм эшләве һәм ресурслар белән дөрес идарә итү нәтиҗәсе, – ди хуҗалыкта хезмәт куючы механизаторлар.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев