Мөслим районы кырларында яңа уңыш чоры старт алды
Бүген район кырларында 54 комбайн эшли, атна ахырына кадәр аларга тагын 12 комбайн кушылачак
Авыл хуҗалыгы бер урында тормый, ә безнең аграрийлар яңа, өметле юнәлешләрне актив үзләштерә. Быел Мөслим районында 524 гектар мәйданда көзге рапс уңышы җыеп алына. Ә инде 2027 ел уңышы өчен 2348 гектар мәйданга чәчү планлаштырыла.
«Туган як» агрофирмасының әлеге басуында рапсның уңышы гектарыннан 30 центнер тәшкил итә, ә дымлылыгы 7 процент кына.
Бүген район кырларында 54 комбайн эшли, атна ахырына кадәр аларга тагын 12 комбайн кушылачак.
Быел районыбыз аграрийларына 11 140 гектар мәйданда көзге бодай җыеп аласы бар. Бүгенгә бу мәйданның 1/3 өлешендә эш төгәлләнгән. Көзге бодайның уртача уңдырышлылыгы гектарыннан 40,9 центнер тәшкил итә.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев