Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мөслим алдынгы районнар рәтендә

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында көн саен 4,5 мең тоннадан артык сөт җитештерелә, бу – 2022 елга караганда 372 тоннага күбрәк (109 процент). Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итте.

Үсешнең югары динамикасын – 6 проценттан артыгын – 19 район тәэмин итә. Алар арасында Әтнә, Бөгелмә, Мөслим, Минзәлә, Алабуга, Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары бар.

2023 елның 9 аенда 1 млн 253 мең тонна сөт җитештерелгән – бу 2022 елның шул ук чорына караганда 10 процентка күбрәк.

Авыл хуҗалыгы тармагында терлекчелек продукциясен сатудан акчалата керем якынча 68,9 млрд сум тәшкил иткән (2022 елның шул ук чорына карата 95,6 процент): сөт сатудан – 31,9 млрд сум (91,6 процент), терлек һәм кош итеннән – 32,1 млрд (99 процент), йомырка сатудан – 4,7 млрд (107 процент ).

Сөт сату күләмен арттыру хисабына хуҗалыклар узган ел белән чагыштырганда 3,9 млрд сумга күбрәк керем алган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-avyl-xualygy-ministry-sot-itesteruda-aldyngy-raionnarny-aitte-5877666

Фото - Мөслим-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев