Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Иң яхшы комбайнчы - 2024» республика бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

Конкурс беренче тапкыр ТР Рәисе ярдәме белән 2017 елда үткәрелде

Комбайнчы һөнәрен популярлаштыруны күз алдында тоткан әлеге бәйге, традициягә әверелеп, анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, конкурста барлыгы 1434 комбайнчы катнашты, алар арасында 490 җиңүче булды.Ашлык җыю комбайннары арасында дәгъва кылучы 1118 комбайнчыдан 190 җиңүче булды. Иң күп азык әзерләү күләме буенча - 199 комбайнчыдан - 50се җиңүче. Шулар арасында Мөслим районы комбайнчылары - 6. Алар 50шәр мең сум премия алдылар.Үзйөрешле чапкычлар арасында 117 комбайнчыдан 50се җиңеп чыкты. Шулардан райондашларыбыз - 2. Аларның премиясе - 40ар мең сумны тәшкил итә.2024 елгы урып-җыю кампаниясе барышында 200 комбайнчы югары күрсәткечләргә ирешкән. Мондый комбайнчылар районда - 7. Алар 30ар мең сумлык премия белән бүләкләнде.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев