Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүгеннән “Яшьлек” спорткомплексында үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады

“Яшьләр сайлый!” дип исемләнгән әлеге күргәзмәне “Август-Агро” идарәче компаниясе оештырган

Күргәзмәгә куелган фотопортретларда компаниядә эшләүче яш егет-кызлар белән танышырга мөмкин. Күргәзмә Мөслимдә бер ай дәвамында эшләячәк. Күргәзмәнең ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, компания җитәкчелеге, күргәзмәгә куелган портрет геройлары һәм Мөслим аграр көллияте укучылары катнашты.Чараны ачып, компаниянең генераль директор урынбасары Илнар Харисов мөслимлеләрне әлеге күргәзмә белән танышырга чакырды. Бигрәк тә яшьләргә компаниядә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Марина Бәдретдинова бүген компания җитәкчелегенә шундый эчтәлекле күргәзмә оештырулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.“Август-Мөслим” агрофирмасында эшләүче алдынгы комбайнер, механизатор Фаил Гизтдинов яшь егет-кызларга авыл хуҗалыгында эшләүдән курыкмаска чакырды.“Август-Агро” компаниясендә 160 комбайн исәпләнә. “Август-Мөслим” агрофирмасында хезмәт куючы комбайнер егетләр беренче җиделектәге урыннарны билиләр. “Иң яхшы комбайнер” титулына ия булган Фаил Гизтдиновка компаниянең кубогы тапшырылды. Агрофирманың яшь комбайнерлары инде өченче ел рәттән супер-кубокка ия булдылар.

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев