Бер йодрык булып эшлиләр
“Туган як” агрофирмасы быел 4172 гектарда чәчү башкара. Уҗым культуралары 1840 гектарны били.
Бер йодрык булып эшлиләр
“Туган як” агрофирмасы быел 4172 гектарда чәчү башкара. Уҗым культуралары 1840 гектарны били.
– Язгы чәчүне бөтен йолаларына туры китереп, Аллаһка тапшырып башладык. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, һәр гектарга 96 килограмм ашлама кертелде. Уҗымны ике кат тукландырдык. Техника ел саен яңартыла. Бу сезонда “Амазон” сыек ашлама кертү җайланмасы кайтты, – ди “Туган як” агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров.
Агрофирманың Мәлләтамак басуларында язгы бодайның җиде сорты үстерелә. 286 гектарлы басуда эш тынып тормый. Һәркем җаваплылык тоеп үз вазыйфаларын башкара. Кырда эшләүчеләргә көненә өч мәртәбә басуга кайнар ризык китерелә. Ризыкны бүлгәндә, җор телле Айдар Дәүләтшин һәркемнең күңелен күрергә җитешә.
– Игенченең эше гомергә мактаулы булды. Табын күрке булган икмәкне үстерү өчен зур көч куела. Безнең агрофирма хезмәтчәннәре бер йодрыкка тупланып эшли. Тырышып эшләгән кешенең хезмәт хакы да югары, исеме дә мактаулы, – ди Айдар абый.
“Туган як”та быел фацелия һәм люцерна да үстерәләр. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән берлектә бодайның яңа сортын чыгару өстендә дә эш дәвам итә.
– Яңалыкка йөз тотып эш-ләүче агрофирма язгы культураларның адаптив, стресска чыдам сортларын булдыру белән дә шөгыльләнә. “Чаллы икмәге” җәмгыятендә икмәк-булка эшләнмәләре пешерү өчен кирәкле 25 мең тонна бодай тулысынча “Туган як” агрофирмасы басуларында үстерелә, – ди агрофирманың Мәлләтамак бүлекчәсе идарәчесе Айдар Фахразиев.
– Үземне белә-белгәннән бирле “КамАЗ” шоферы булып эшлим. Укуны тәмамлагач, Мөслим һөнәр училищесында тракторчы-машинист белгечлеген алдым. Язгы кыр эшләре якынлашканда йөрәк күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә башлый. Бик яратам җир эшен! Алга таба да туган җиремә хезмәт итеп яшәргә язсын! – ди “Туган як” агрофирмасы шоферы Рәсим Әхтәмов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев