Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Авыл хуҗалыгы

Бал ул – сыек алтын

Дусай авылында Бөтендөнья бал кортлары көне уңаеннан умартачыларның республикакүләм семинары үтте. “Яхшы белгечләр” төркеменә кергән умартачылар өчен бу чара тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булды. Камил Шәехов умарталыгы бу көнне Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан, Самара өлкәсеннән 50 умартачыны кабул итте.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов авыл хуҗалыгы өлкәсендә умартачылык юнәлешендә хезмәте өчен Камил Шәеховка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

– Районыбызда умартачылык юнәлеше киң колач алды. Бу тармак яшьләрне дә үзенә тарта. Бу өлкәнең яңа сулыш алуы умартачыларның эш алымнарында да күренә. Күп райондашларыбыз бал кортларының яңа токымнары белән эшли. Тырыш умартачыларның матур хезмәтен табындагы сыек алтын бизи. Бүгенге чарага җыелган һәркем – үз эшенең остасы. Бал кортлары кебек тынгысыз һәм гел хәрәкәттә булганда гына мул табыш алырга, хезмәтеңнән тәм табып яшәргә була, – диде Азат Әхмәтҗанов.

Семинар күргәзмә материалларга да бай булды. Умартачылык юнәлешендәге яңа технологияләр, эш кораллары һәм яңа төр умарта оялары кунакларда зур кызыксыну уятты.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 23 май саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев