Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ашлык сакланышы әйбәт

«Август-Мөслим» җәмгыятендә җиңсәләрдән ашлыкны бушату эшләре дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "Август-Мөслим" җәмгыятендә тулы куәт белән җиңсәләрдән ашлыкны бушату эшләре дәвам итә. Икмәк кабул итү пунктында эшкәртелгән ашлык сатып алучыларга озатыла. 

2023 елда ашлык бәяләре тотрыксыз, ә җиңсәләрдә икмәкнең саклану сыйфаты яхшы булганлыктан, бер өлеш икмәкне җәй айларына кадәр басуда саклау куз алдында тотыла. 

"Бүгенге көндә җәмгыятебезнең "охрана" эшчеләре һәм агрономнар саклану сыйфатын тикшерә, кошлар зыян салган, вак тишекләре булган җинсәләргә ямаулыклар салына, дым керү куркынычы булганнары һәм 2024 ел унышы өчен орлыкка кулланыласы җинсәләр өсте ябулы складларга һәм икмәк кабул иту пунктларына озатыла", - дип хәбәр итә җәмгыятьнең орлыкчылык агрономы Илнур Мотавалов.

Фотолар - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев