Татарстанда янә яңгырлар, яшен һәм боз көтелә, бераз суыта
Һава торышы

Татарстанда янә яңгырлар, яшен һәм боз көтелә, бераз суыта

Бүген, 20 июньдә, Татарстанда тотрыксыз һәм дымлы һава торышы көтелә, температура бераз төшә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез бөтен төбәктә, шул исәптән Казанда, яңгырлар ява. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар булырга мөмкин, шулай ук боз яву ихтималы да бар.

Секундына 6-11 метр тизлектә көньяк-көнчыгыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 13 метрга кадәр).

Җылы төннән соң (+17 градуска кадәр) көндез Татарстанда һава +19...+24 градуска кадәр генә җылыначак (Казанда – +19...+21 градуска кадәр).

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanga-yana-yangyrlar-yasen-ham-boz-kotela-beraz-suyta-5925315

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев