Татарстанда янә яңгырлар, яшен һәм боз көтелә
Һава торышы

Татарстанда янә яңгырлар, яшен һәм боз көтелә

Иртән кайбер районнарда боз явуы ихтимал, ә көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

22 июньдә республикада урыны белән көчле яшенле яңгырлар көтелә. Иртән кайбер районнарда боз явуы ихтимал, ә көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны сак булырга чакыра: агачлар, реклама такталары һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә, балалар һәм өлкәннәрне игътибарсыз калдырмаска киңәш ителә.

Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yana-yangyrlar-yasen-ham-boz-kotela-5925377

Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев