Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак
Бүген, 17 гыйнварда, Татарстанда элек урнашкан аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым - төшемсез. Юлларда бозлавык хасил була.
Төбәктә көчлелеге 4 тән алып 9 м/с ка кадәр булган көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш җилләре исәчәк.
Төнге һәм иртәнге 19-24 градус салкыннан соң (һәм -26, -31 аязганда) көндез Татарстанда термометр баганалары -11дән -16 градуска кадәр (урыны белән -20 градуска кадәр) күрсәтәчәк. Казанда -14 дән -16 градуска кадәр фаразлана.
Элегрәк метеорологлар республикада ял көннәрендә 30 градуслы салкыннар булачак дип кисәткәннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев