Көзге суытудан соң кояшлы «әбиләр чуагы»
Татарстанда 11 сентябрьдә +23 градуска кадәр җылытачак
Көзге суытудан соң кояшлы «әбиләр чуагы»: Татарстанда 11 сентябрьдә +23 градуска кадәр җылытачак
Бүген, 10 сентябрьдә, циклонның Түбән Идел буена китүе белән республика территориясендә яңгырлар туктады диярлек — алар төбәкнең көнчыгышында гына саклана. Алдагы көннәрдә сизелерлек явым-төшем көтелми, әмма метеорологлар төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүен фаразлый.
Җомгага каршы төн узган төннән сизелерлек салкынрак булды. Термометр баганалары нибары +2..+7 градус җылы күрсәтте. Көндез исә Татарстанда һава торышы сизелерлек яхшырды: температура 18-23 градуска кадәр күтәрелде. Бу көз башының гадәти температурасы санала, ул авыл хуҗалыгы эшләрен дәвам итү өчен уңайлы шартлар тудыра.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев