7 августка һава торышы һәм ай календаре
Көндез +25 +30 градус
7 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр ява, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк, көндез урыны белән боз явачак. Төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +15 +20 градус, көндез +25 +30 градус.
Үсүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Көзен куллану өчен кресс-салат, шпинат, пекин кәбестәсе утыртырга була. Пион, ирис һәм башка күпьеллык чәчәкләрне бүлеп, күчереп утыртырга ярый. Җиләк-җимеш культураларына, соң өлгерә торган яшелчәләргә фосфорлы-калийлы ашламалар сибәргә була. Ачык туфракта кышлый торган үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга мөмкин.
Фото – ясалма фәһем белән эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев