Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Ык буе кемпинг зонасы түгел!

Ял иткәндә кагыйдәләрне белергә һәм төгәл үтәргә кирәк.

Мөслимнең матурлыгына сокланмаган кеше юктыр. Табигате генә ни тора! Шушы гүзәллеккә кызыгып, ял итәргә килүчеләр дә бар. 
Узган атнада Актаныш районыннан 1992 елгы ике егет һәм бер кыз “Кояшлы Ык” ял зонасыннан кемпинг ясаганнар. Су буенда ясалган җәяүлеләр зонасыннан машина белән үтеп, күңелләренә хуш килгән урында палаткалар корып, күңел ачканнар.
– Машинасы белән тротуарга менгән өчен руль артындагы ир-егеткә бер мең сум күләмендә штраф салынды. Балалар һәм спорт мәйданчыкларына, йортлар янындагы хуҗалык территорияләренә машина кую тыела. Яшел зонага чәчәк түтәлләре һәм агач-куаклар үскән урыннар да керә, – ди районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.
“Кояшлы Ык”та гаилә яисә дуслар белән күңел ачам дисәң, махсус өстәл-урындыклары булган ял зонасы бар. Тик, су буенда учак ягып, уттай кызу көнне ит кыздыру, төне буе дискотека ясау бернинди кысаларга да сыймый. 
– Көннәр кызу торганда урман һәм әрәмәләрдә учак тергезү аеруча куркыныч. Эссе чигенмәгәч, янгынга каршы махсус режим вакыты гамәлдә булмаса да, иминлек кагыйдәләре турында онытырга ярамый. Бер шырпы, сүнми калган тәмәке төпчеге куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин. Кызу көннәрдә коры үлән янып китү очраклары да арта. Актаныштан килгән яшьләр “Янгынга каршы режим кагыйдәләре”н бозган – гомуми кулланылыштагы җир биләмәләрендә учак тергезгәннәре өчен (1479 санлы РФ законының 66нчы пункты) җавап бирергә тиеш булачак, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.
Учак җирдә тергезелгән, хәтта ит кыздыру өчен мангал да корылмаган. Янгынга каршы режим кагыйдәләрен санга сукмаган яшьләрне шушы тирәдә яшәүче апа-абыйлар да шелтәләп караган, Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе дә кисәтү ясаган. Тик яшьләр: “Гафу итегез, белмәдек”, – дип, артларыннан җыештырып, китәргә ашыкмаган. Киресенчә, ялларын дәвам иткән!
– Булганны кадерләп тоту, матурлыкны күз карасыдай саклау – тәрбия җитеп бетми әле. Шөкер, райондашларыбыз арасында мондый адымга баручылар юк. Күрше районнан килгән яшьләрнең мондый кыланыш-гамәлләре башкалар өчен сабак булсын иде! “Кояшлы Ык” ял зонасы, кунып, учак тергезеп утыра торган кемпинг түгел. Сәяхәтчеләр өчен ачык һавада оештырылучы тукталышлар транспорт магистральләреннән еракта урнаштырыла. Безнең җирлектә андый махсус урын юк. Балалар да, өлкәннәр дә ял итә алсын өчен ясалган уен мәйданчыклары, велосипед юллары, гөл-чәчәкләр белән бизәлгән ял зоналарының барысы да халык өчен уңайлы булсын дип эшләнгән. Булганның кадерен белик! “Кояшлы Ык” палаткалар белән ял итү урыны түгел! – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Тәртип бозучыларны күрсәгез, кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез! Башкаларның ваемсызлыгына битараф булмагыз!

Фото "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев