Хат ташучылар нигә эштән китә?
Почта хезмәте турында уйланулар кулга каләм алырга этәрде.
Балачакта урамда зур сумкасына салынган газета-журналларны йорт саен таратып йөрүче хат ташучы апага һәрвакыт гаҗәпләнеп карый идек. Сумкадагы газета-журналлар, бәйрәм чорында килә торган матур открыткалар кызыктыра. Газеталардан үзгә буяу исе килә. Хат ташучы – авылда иң хөрмәтле кеше, аның хезмәте иң мактаулысы булып тоела иде. Озак еллар хат ташучы булып эшләүчеләр дә һөнәрләрен шулай кызыгып сайлагандыр, мөгаен.
Бүген элеккеге кебек күпләп газета-журналлар алдыручылар юк кебек. Хат ташучылар да газета-журнал белән тулы зур сумкалар күтәреп йөрми. Шулай да почта хезмәте бик кирәк. Газета-журналларга яздырудан һәм аларны таратудан тыш, өлкән яшьтәгеләргә пенсия өләшә, газ, ут өчен түләүләр дә кабул итә почта.
Белүебезчә, хат ташучылар эштән китү сәбәпле, Тойгелде һәм Олы Чакмак авылларында почта бүлекләре ябылган.
– Бу авылларда почта бүлекчәләре вакытлыча ябылды. Биредә эшләргә теләк белдерүче булса, бүлекчәләрне янәдән ачу мөмкинлеге бар. Хат ташучылар эштән китте дип, газета-журналлар һәм пенсия-пособиеләр таратуда өзеклек ясамыйбыз. Авылларга барып, барлык төр хезмәтне күрсәтәбез, төрле түләүләрне дә кабул итәбез, – ди Мөслим почта бүлеге җитәкчесе Алия Шәймәрданова.
Почта хезмәткәрләренең эштән китү сәбәпләре берничә. Беренчесе – хезмәт хакларының түбән булуы. Бөтен төр товарга, хезмәткә бәя артып тора, ә кеше хезмәте тиешенчә бәяләнми. Хат ташучыларның хезмәт хакы 10 мең сумга да тулмый. Сүз дә юк, эшләмичә өйдә ятсаң, 10 тиен дә бирмиләр, ләкин түбән хезмәт хакына да йөрисе килми бит. Һәр хезмәткәрнең гаиләсе дә бар. Кредит-бурычлары да булса, ул ничек яшәргә тиеш?!
Икенчедән, соңгы елларда хат ташучыларга сәүдә хезмәте күрсәтү дә йөкләнде. Танышымның әйтүенә караганда, почта бүлекчәсе айга 50 мең сумнан күбрәк суммага сәүдә хезмәте күрсәтергә тиеш. Авылда кибет тә эшли. Яшьләр, урта буын вәкилләре продукцияне район үзәгендәге кибетләрдән алып кайта. Почта бүлекчәсеннән алам дигәндә дә анда кирәкле товар юк.
Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.
Фото - Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев