Үз пенсиясе яки тол калган өчен түләү: нәрсә сайларга?
Актуаль

Үз пенсиясе яки тол калган өчен түләү: нәрсә сайларга?

Россиялеләр берьюлы үз пенсиясен һәм үлгән ире яки хатыны өчен туендыручысын югалту буенча түләүләрне ала алмый. Бу хакта РИА Новостига Финанс университеты доценты Игорь Балынин сөйләде.

Закон нигезендә, бу акчаларның барысын берьюлы түгел, ә берсен генә сайлап алу мөмкин. Туендыручысын югалту сәбәпле, пенсияне үлгән кешенең хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары ала.

Туендыручысын югалту сәбәпле, пенсияне үлгән кешенең хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары ала.

2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләү 9 584,69 сум тәшкил итә, ә туендыручысын югалту уңаеннан пенсия - 4 792,35 сум.

Моннан тыш, туендыручыны югалту буенча пенсия түләүләре өчен картлык буенча бирелгән кайбер өстәмә түләүләр гамәлдә түгел. «Шуңа күрә, үз пенсияңне үлгән иреңнең я хатының пенсиясенә алыштыру турында карар кабул иткәнче, моның, чыннан да, отышлырак булачагына инанырга кирәк», - дип йомгаклады эксперт.

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев