Тирә-юнебез елмаеп торсын!
1 апрельдән республикада Чисталык икеайлыгы старт алды. Чисталык икеайлыгына кадәр үк район оешма-предприятие коллективлары бина кырларын, үзләренә беркетелгән территорияләрне чүп-чардан арындырды.
1 апрельдән республикада Чисталык икеайлыгы старт алды. Чисталык икеайлыгына кадәр үк район оешма-предприятие коллективлары бина кырларын, үзләренә беркетелгән территорияләрне чүп-чардан арындырды.
– Чисталык акциясенә беренчеләрдән булып район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасы, үзәкләштерелгән китапханә, спорт мәктәбе, “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте, хастаханә, Социаль фондның клиентлар хезмәте, “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Мөслим-информ”, “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективлары кушылды. Тирә-юнебезнең чисталыгын бергәләп саклыйк! Өмәләрдә актив катнашып, яшәгән җиребезне чиста тотуга һәркем үз өлешен кертсен иде! Бердәмлектә – көч! – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Санитар икеайлык – Татарстанның чисталык экомарафоны. Мөслимне кыш буена җыелган чүп-чардан җыештыру 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 апре саныннан укыгыз.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев