Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Террорга каршы комиссия утырышы узды

Районның террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Мөслим муниципаль районы террорга каршы комиссиясенең оператив группа белән берлектә чираттагы утырышы узды.

Террорчылык чагылышларына юл куймау өчен тиешле әзерлек күрү – һәркемнең бурычы. Укыту-тренировка кысаларында үткәрелгән чара эвакуацияләү белән башланды. Район мәдәният йортын камап алудан азат итүдә махсус хезмәтләр оперативлык күрсәтте.

Янгын сүндерүчеләр, эчке эшләр бүлеге, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре бурычларын үтәүгә әзер булуын раслады.

Утырышның икенче өлеше район хакимиятенең актлар залында дәвам итте. Комиссия утырышында җаваплы хезмәт җитәкчеләре иминлекне саклау юнәлешендә махсус күнекмәләр белән үзләренең эшчәнлекләрен исбатлады. Соңыннан комиссия әгъзалары махсус службалар эшчәнлеген анализлады. Җитешсезлекләр күрсәтелеп, төзәтергә кушылды. Террорчылык актлары янаганда, аерым службаларның эш-хәрәкәтләре тәртибе аңлатылды.

 Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев