Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Татарстанда маркетплейсларда эшләргә булыша торган яңа сервис ачылды

МСП.РФ цифрлы платформасында яңа «Маркетплейсларда һәм социаль челтәрләрдә сату» сервисы эшли башлады.

Ул онлайн-сәүдә белән шөгыльләнә торган эшмәкәр һәм үзмәшгульләргә үзләренә туры килгән маркетплейсны сайларга һәм гамәлдәге ярдәм чаралары турында мәгьлүмат алырга булышачак.

Бүгенге көндә Татарстан эшмәкәрләре сайлаган маркетплейсларның берсендә товарлар урнаштырганда бушлай ярдәмгә өмет итә ала, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Платформаны кулланучылар электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләүнең шартларын төрле параметрлар буенча махсус фильтр аша үткәреп, чагыштырып карый ала. Үз хезмәтләрен таныту, товар һәм хезмәтләрнең карточкаларын тутыру өчен маркетплейслардагы махсус шартлардан файдалану мөмкинлеге дә бар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-marketpleislarda-eslarga-bulysa-torgan-yana-servis-acyldy-5882338

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев