Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Ташламалар саллымы?

РФ Президентының “Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында”гы указына яраклы рәвештә, мобилизацияләнгәннәргә контракт буенча РФ Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр статусы бирелә.

2022 елда өлешчә мобилизация игълан ителгәч, чакырылган гражданнар өстәмә хезмәт ташламалары алдылар. Мобилизация чорында мобилизацияләнгән кеше белән хезмәт килешүе туктатылып кына тора, шул ук вакытта эшченең эш урыны саклана. Килешү буенча хезмәт стажы исәпләнә тора, димәк, пенсия күләменә дә йогынты ясый дигән сүз. 

– Ташламаларга аерым тукталсак, мобилизацияләнүчеләргә Россия оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге бирелә. Шулай ук хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм реабилитация узу, федераль бюджет хисабына гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү дә каралган, – ди Мөслим районы буенча хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Илшат Яббаров.

Хәрби хезмәт вакытында I төркем инвалидлык алса яки вафат булса, хәрби хезмәткәрнең барлык бурычлары тулысынча сызыла.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары да бар.

– Мобилизацияләнү буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына 15 548 сум күләмендә айлык пособие түләнә. Йөклелек вакыты180 көннән дә ким булмаган йөкле хатыннарга бер тапкыр 36278 сум күләмендә  пособие түләнә.Моннан тыш махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ташламалы шартларда билгеләнә торган бердәм пособие.  Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Моннан тыш, Татарстан Социаль фонды, хәрби җәрәхәт алу  нәтиҗәсендә инвалид дип танылган гражданнарга 1000 сум күләмендә өстәмә айлык матди тәэмин итүне билгели. 

– Сугыш хәрәкәтләре ветеранына ай саен 3 896 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә, ә һәлак булган ветеранның гаилә әгъзаларына ай саен 2 125 сум күләмендә түләү билгеләнә ала.  Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына шәхси торак йортларын ремонтлауга акча билгеләнә ала, – ди Фәридә Ганиева.

Әлеге түләүләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки социаль фондның клиентлар хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә яисә “Ватанны саклаучылар” фондына мөрәҗәгать итәргә була.

Социаль ярдәм чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияне контакт-үзәк телефоны аша да алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1 (шалтырату бушлай).

Лилия Шәймиева

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев