“Такси” операциясе төгәлләнде
Операция кысаларында инспекторлар таксида эшләүчеләрне тикшерде.
“Такси” операциясе төгәлләнде. Операция кысаларында инспекторлар таксида эшләүчеләрне тикшерде: транспорт чараларының техник торышына, пассажирларны йөртү тәртибенә, лицензияләрнең гамәлдәге вакытына игътибар бирелде. “Профилактик чара барышында төзек булмаган машина белән гражданнар йөрткән ике шоферга административ беркетмә төзелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, иминлек каешын эләктермәгән, балаларны машинада креслосыз йөрткән ике машина йөртүче җавапка тартылды”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев