Сез алыштырдыгызмы әле?
Машиналарның җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга вакыт
Автосервисларда бүген – “урак өсте”. Автотранспорты булганнар машиналарының җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга ашыга. Кинәт суытып җибәрсә, җәйге тәгәрмәчләр фаҗигагә китерергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы 5 градус җылы булганда, тәгәрмәчләрне алыштырырга кирәк, ди белгечләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә бу хакта бернәрсә дә язылмаса да, шоферлар моны яхшы белә.
– Тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырырга вакыт җитте. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгыннан да хәбәр килде. Кышкы чорда җәйге тәгәрмәчләр белән йөрүне тыючы закон гамәлдә.
Кайберәүләр кышкы шиналарны җәйгесеннән аера алмый интегә. Кышкысында “MS” (“M/S”) дигән язу тора. Мондый билгене, нигездә, Европа җитештерүчеләре куя. Безнекеләрдә гадәттә кар бөртеге сурәтләнә. Кышкы резина җәйгегә караганда йомшаграк. Кышкы тәгәрмәчләр белән ягулык та 5 процентка кимрәк тотыла. Шиналарның куллану вакыты машинаны ничек йөртүдән тора, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Инспекторлар кышкы тәгәрмәчләр белән суыклар башланганчы ук йөрергә киңәш итә. Кышкы тәгәрмәчләр белән беренче тапкыр салкында чыксаң, шипаларның коелу куркынычы бар.
– Иске тәгәрмәч куючылар көпчәктәге шипаларга игътибар итсен иде. Шипалар аз калган булса, андый тәгәрмәчтән файда юк: я яңасын алырга, я шипалар өстәтергә кирәк. Бер тәгәрмәчтә, ким дигәндә, 96 шипа булырга тиеш. Тәҗрибәсез машина йөртүчеләргә кышкы тәгәрмәчләргә тизрәк күчәргә кирәк, чөнки тайгак юлда өйрәнчекнең идарәне югалтуы мөмкин. Тәҗрибәле шоферларга да 0 градустан түбән температурада, җәйге тәгәрмәчләргә ышанып, юлга чыгарга киңәш ителми. Экспертлар кышкы тәгәрмәчкә һава температурасының уртача күрсәткече 6-8 градус җылы булганда күчәргә киңәш итә. Салкынрак булса, җәйге тәгәрмәчләр ката һәм, тормозга баскач, машинаны тиз генә туктатып булмаска мөмкин, – дип кисәтә ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.
Кышкы резина өчен аерым дисклар булдырырга кирәк. Беренчедән, сезон саен аларны алыштырасы булмый, икенчедән, кышкы юлга сибелгән тоз дискның буявын ашый.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев