Сакланганны саклар!
Район җитәкчелеге социаль учреждениеләрдәге подвалларның торышын карады
Әби-бабаларыбызның: “Дөньялар тыныч булсын! Тынычлык кирәк!” – дигән сүзләрен бүген бик яхшы аңлыйбыз. Соңгы елларда тормышыбыз әллә нинди бер билгесезлек белән бәйле яшәүгә көйләнде. Махсус хәрби операция башланганнан соң билгесезлек, курку хисләре тагын да артты, дисәк тә ялгыш булмас.
Көн тудымы, нинди дә булса куркыныч хәбәр ишетелә: күрше шәһәрдә пилотсыз очкычлар күргәннәр, кайдадыр бина шартлатканнар. Хәзер инде гади халык яши торган районнарга да һөҗүм итәләр. Яңа ел алдыннан гына Казан шәһәрендә булган куркыныч хәл һәркемне тетрәндерде.
Бүген һәркемнән һәркайда уяулык һәм саклык таләп ителә. Бүгенге вәзгыятьне исәпкә алып, район үзәгендәге социаль учреждениеләрдә халыкның иминлеген тәэмин итү максатында район башлыгы Альберт Хуҗин һәм прокурор Данис Әхмәтҗанов, бертөркем җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә, дроннар һөҗүменнән вакытлыча качу урыны булган подвалларның торышын карады. Рейд барышында җитәкчелек тарафыннан тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр кертелде.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 10 гыйнвар саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев