Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Пиннегең әзерме ?

Халык мәш килеп пиннек әзерләү белән мәшгуль. Берәүләр пиннекне Питрауга кадәр җыярга кирәк дисәләр дә, икенчеләр пиннекне җәй дәвамында җыярга мөмкин дигән фикер әйтә.

– Тормыш иптәшем белән быел да 30 пар пиннек әзерләп куйдык. Өлкәннәрнең киңәшен истә тотып, пиннекне кояшлы, яңгырсыз көндә генә бәйлибез. Себерке әзерләргә дус-ишләр белән җыелышып, гаиләләребез белән бергә чыгабыз. Табигатькә сокланып, үзенчәлекле ял итеп кайту да була ул. Пиннек өчен каенның аскы, бер тапкыр да чәчәк атмаган ботакларын сындырабыз. Пиннекне күләгәле җиләс урында, берберсенә тидермичә колгага элеп киптерәбез. Бәйләгәндә бавын нык итеп кысып куярга ярамый, югыйсә ботаклар тигез булып кипмәячәк, – ди райондашыбыз Альберт Латыйпов.
Мөслимлеләр моннан бер ай чамасы элек пиннек бәйләп сату итүгә кереште. Парын 150гә, 200 сумга да сатучылар бар. Узган ел бер пар себеркене 110 сумга сатып алырга була иде.

– Нигәдер өлкәннәр пиннекне Питрауга кадәр җыеп, киптереп өлгерергә ашыга. Соң җыелган пиннекнең сихәте артык көчле булмый, яфраклары да коела диләр, имеш. Без пиннекне төрле вакытта бәйлибез. Бүгенгә 25 пар каен пиннеге ясап куйдык. Имән пиннеген август аенда әзерлибез. Бер имән пиннеге белән хәтта биш мунчада чабынырга була. Пиннеккә әрем ботагы да куеп калдырабыз, мунчада хуш ис чыгара.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев