Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Ни дип эчәсез?!

Быел алкогольле эчемлекләр белән агуланган 17 кешегә ярдәм күрсәтелгән

Сыйфатсыз аракы эчеп агуланучылар ел саен теркәлә. Иң аянычы – бу күрсәткеч кимүгә таба түгел.

– Иң куркынычы – суррогат аракы, аны эчеп үләргә яки гомерлеккә сукыраерга мөмкин. Суррогат алкоголь эчү – кеше өчен бик куркыныч. Быел ялган аракы эчеп агуланган 17 кешегә беренче ярдәм күрсәтелде, шуларның дүртесе – хатын-кызлар. Бер хатын-кыз чамадан тыш алкоголь куллануы аркасында якты дөнья белән хушлашты. Ашыгыч ярдәм бүлегенә хәлсезләнеп килгән яки якыннары китергән кешеләр үзләренең аракы эчеп агулануы турында әйтергә кыенсына, “хәл китте”, диләр. Суррогат алкоголь күптөрле. Күпчелек очракта кешеләр метил һәм изопропил спирты, этиленгликоль белән агулана, – ди район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

“Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 2025 елның биш аенда алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның 237 очрагы теркәлгән. Алар арасында тыелган җимешне татып караган балалар да бар. 15 яшькә кадәрге балалар арасында 15 тапкыр алкоголь белән агулану очрагы теркәлгән! Күрсәткеч бер ел эчендә үскән, былтыр бу яшь төркемендә агулануның нибары алты очрагы булган.

– Алкоголь кулланган кешенең организмында метанол чамадан тыш күп була. Ә ул, үз чиратында, кискен бөер җитешсезлегенә китерергә, хроник стадиягә күчәргә һәм үлемгә китерергә мөмкин. Этиленгликоль белән агуланганда, сукыраю куркынычы яный. Алкоголь белән агуланганнан соң беренче алты сәгать эчендә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күңел болгану, косу, эч авырту, сулыш кысылу, бит кызару куркуга салырга тиеш. Бу – суррогат белән агулану билгеләре, – ди поликлиниканың участок табибы Эрбол Бопоев.

Район эчке эшләр бүлегендә социаль яктан уңышсыз 11 гаилә исәптә тора, аларда 23 бала тәрбияләнә.

– Бүлектә балигълык яшенә җитмәгән

12 бала исәптә тора, шуларның икесе алкоголь эчемлекләр кулланган. Балалар алкоголизмын булдырмас өчен, алкоголь бәйлелегендәге ата-аналарны тернәкләндерүгә һәм авыр тормыш хәлендә гаиләләрнең көнкүреше белән танышып торуга аерым игътибар бирелә. Балигъ булмаганнарның алкогольгә бәйле инцидентларының гомуми саны кимесә дә, 14 яшькә кадәрге балалар буенча күрсәткечнең “сикерүе” куркыта. Бу ата-аналар тарафыннан контрольнең кимүе яки, чикләүләргә карамастан, сатучыларның тыелган продукцияне сатуы турында сөйли. Әти-әниләр балалары өчен көзге ролен үти. Бәйрәм өстәле янында ата-ананың алкоголь куллануын күреп, балаларның алар артыннан кабатларга омтылуы табигый. Кайберәүләр, чыннан да, спиртлы эчемлекләрнең организмга ни дәрәҗәдә зыян китерүен белми. Балалар стрессны, мәктәптәге яисә гаиләдәге проблемаларны спиртлы эчемлекләр белән хәл итәргә тырышмасын иде. 2021 елда яшьләр компаниясе (анда балигъ булмаганнар да булган) метанол белән агулана. Алкогольне алар, аракы дип уйлап, кулдан сатып алганнар. Берсе машина багажнигындагы “незамерзайка”ны алкоголь белән бутаган. Нәтиҗәдә, бер кыз һәлак булды. Бу хәл башкаларга сабак булсын иде, – ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы Ләйсән Салихова.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, алкоголь продукциясен сату очраклары кимегән.

– Статистика мәгълүматлары кимү – азрак эчә башладылар, дигән сүз түгел, аракыны легаль булмаган продукция алыштыра. Авылларда идән асты аракысын сату очраклары булып тора. Узган айда шундый ике очрак теркәлде. Ел дәвамында “Алкоголь” оператив-профилактика чаралары да үткәрелеп тора. Былтыр лицензиясез алкоголь һәм составында спирт булган продукция саткан өчен 13 кеше административ җаваплылыкка тартылды, 170 литрга якын составында спирт булган сыекча йолып алынды. Әлеге продукцияне сатучыларга саллы штрафлар салынды. Бер җинаять эше ачылды, өч гражданинга карата составында спирт булган сыекча сату фактлары буенча тикшерү эше барды, – ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов.

Легаль булмаган алкоголь продукциясе эчке органнарга зыян салып, кешенең психикасын какшата һәм үлемгә дә китерә.

– Алкоголь продукциясен һәм составында алкоголь булган сыекчаларны законсыз сатуны булдырмау буенча эш дәвам итә. Монда турыдан-туры халык белән эшләү дә мөһим. Авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз элемтәдә булып, алкоголь продукциясен еш куллана торган затлар турында хастаханәгә хәбәр итәргә, шулай ук составында спирт булган сыекчаларны һәм суррогат сатучыларны ачыклау буенча полиция белән эшчәнлек алып барырга кирәк, – ди Айрат Вахитов.

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев