Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Мөслимдә туристлар кая бара ала?

Күпчелек кеше сәяхәт итәргә һәм табигатьтә актив ял итәргә ярата.

Мөслимгә кунаклар еш килә, әмма турист буларак килүчеләр генә сирәк. Ә туристларны кызыксындырырлык урыннар җитәрлек районда. Тарих белән кызыксынучылар өчен Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре район үзәгендәге музейларга барырга киңәш итә.

– Олы Чакмак һәм Мөслим мәдрәсәләрен, бакыр базларын күрсәтергә була. Моряк Йосыповның, Мөҗәһит Әхмәтҗановның шәхси музейларына, Тугаш авылындагы музейларга барырга була, – ди Мөслим музее хезмәткәре Венера Мирхаҗианова.

Рус Шуган авылында “Рус авылы ихатасы”, “Мәгариф музее” һәм туган якны өйрәнү музее эшли. Бикмәчтә Николай Николаевның мариларның тормыш-көнкүрешен чагылдыручы музее да шактый бай.

Районда берничә төрле туристик маршрут эшләнгән. Алар арасында велотуризм, су одиссеясе һәм ат спорты мәктәбенә сәяхәт тә бар.

Кунаклар, маршрутны үзләре сайлый ала. Алар  Мөслимнең матур урыннарын карап, җирлегебезне ошатып, тагын килерләр дип өметләнәбез.

Римма Афзалова

Фото – «Мөмлим-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев