Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Марсель Бакиров юбилеена багышланган кичә

Якташыбыз Марсель Хаернас улы Бакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды.

З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында татар галиме, әдәбиятчы, фольклорчы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясе Гуманитар фәннәр академиясенең академигы – якташыбыз Марсель Хаернас улы Бакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды. Кичәдә район җитәкчелеге, язучылар, фән эшлеклеләре, юбилярның укучылары катнашты. Юбилярны район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләде һәм Мөслим брэнды булган чәкчәк тапшырды. Марсель Бакиров шулай ук үзен хөрмәт итеп килгән язучылар һәм укучыларыннан да котлаулар кабул итте. Чара район мәдәният йорты егет-кызларының моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев