Кыш кайчан килә?
Календарьда кыш ае булып та, кар яумавын синоптиклар климатның җылынуы белән аңлата.
Район метеостанция-сеннән алынган мәгълүматларга караганда, ноябрь ае нормадан 8 градуска җылырак булган. Явым-төшем нормадан 180 % күбрәк яуган. Бүгенге көндә уртача тәүлеклек температура нормадан 9-10 градуска югары.
– Узган ел да ноябрь ае нормадан 3-4 градуска җылырак иде. Явым-төшем айлык норманың яртысы күләмендә генә булып, күпчелек юеш кар рәвешендә яуды. Шул рәвешле вакытлыча кар катламы ятса да, ай азагына ул эреп бетте. Тотрыклы кар катламы былтыр 2 декабрьдә ятты. Температура нормадан җылырак булып, уртача 5 градус салкын булды, ә иң салкын көн 25 декабрьдә күзәтелде. Бу көнне 19 градус салкын теркәлгән. Ай азагына кар катламы 19-20 сантиметрга җитте, – ди район метеостанциясе җитәкчесе Илнара Хәмидуллина.
ТР Гидрометцентр җитәкчесе Ф. Гоголь әйтүенчә, быел декабрь аеның беренче декадасы – нормадан 6-7 градуска, ә айлык уртача температура 1 градуска җылырак булачак. Җиргә ныклап кар яту алдагы ике атнада әле күзәтелмәячәк.
– Кышкы матурлык сагындыра. Елдан-ел кыш җылына. Үзебездә теркәлгән язмаларга күз салсак, былтыр да кар 2 декабрьдә генә яткан. 10 декабрьгә кадәр аның биеклеге 0 сантиметр булса, 13 декабрьдә ул 22 сантиметр тәшкил иткән. Кыш норма буенча килә дисәләр дә, фаразлар үзгәреп тора. Ай азагына азрак суытачак, әмма декабрь нормадан җылырак булачак. Кар явачак, тик аның җиргә ныклап ятуы икеле, – ди Илнара Хәмидуллина.
КФУның метереология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев безгә даими рәвештә Төньяк Атлантикадан циклоннар килүен һәм шуның нәтиҗәсендә температура күтәрелүен билгеләп үтте. Хәзер тәүлеклек уртача температура түбән булырга тиеш, ә ул – югары.
– Тотрыклы кар катламы, тәүлеклек температура 5 градус салкын булгач ятачак. Кайбер чыганаклар кинәт суытуны көтәргә кирәкми, дисәләр дә, интернет челтәре 8 декабрьгә 12-14 градус салкын булыр, дип күрсәтә. Кинәт салкынайту өчен арктик басым кирәк, – ди район метеостанциясе белгечләре.
Кырмыскаларның көзнең беренче аенда үлән өстендә чабышуы – кышын карның тирән булачагының бер күрсәткече. Тик декабрьгә аяк басып, чыршы бизәр вакытка якынлашсак да, кар булмау күңелгә борчу сала.
– Былтыр кышны күпләр салкын булды, ди. Алай димәс идем. Суыклар дәвамлы булмады, берничә көн температура 40 градустан түбән булды. 5 ел элек кыш җылына башлады. Төньяк Атлантика циклоннары нәтиҗәсендә үзгәргән һава торышына халык та әкренләп яраклаша. Тик тотрыксыз һава торышы югары кан басымы белән интегүчеләр өчен зур борчулар тудыра. Бу чорда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләргә сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк, – дип кисәтә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Әйе, ел фасыллары да үзгәрә. Галимнәр моны климатның глобаль үзгәреше нәтиҗәсе дип аңлата.
– Бик түбән температурада, салкыннарда гына чирләр, микроблар юкка чыга. Бөтен авырулар да кышлар җылыну аркасында баш калкыта. Табигатьне пычрату да аномаль үзгәрешләргә нигез булып торадыр, – ди райондашыбыз Мәдинә Исламова.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев