Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Куркыныч мавыгулар

Яшүсмерләрнең куркыныч мавыгулары арасында энергетик эчемлекләр, спайс, кальян, электрон сигаретлар да бар.

Берничә ел элек чит ил галимнәре, арыганлыктан коткарырга ниятләп, “тылсымлы” формула уйлап таба – “энергия эчемлекләре” чыгара. Мондый эчемлектән соң кеше күпмедер дәрәҗәдә көче артуын сизә. Физик көч һәм энергия арту беренче чиратта зур дозадагы кофеин хисабына бара, ди табиблар. Шул ук вакытта энергиясе ташыган организм үзен ничек тотарга  кирәклеген аңламый: йөрәк сикерә, бавыр һәм ашказаны билгесез чит компонентлар белән көрәшергә тырыша.

– “Энергетиклар”, “энерготониклар” дип аталучы мондый төр эчемлекләр үзәк нерв системасын стимуллаштыра, диләр. Бу сүзләрне, әлбәттә, әлеге эчемлеккә реклама ясаучылар әйтә. Составында алкоголь булмаса да, аларның зарары бик көчле, – ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Ирина Хәйруллина. – Яшүсмерләр яшәргә, “темада” булырга тели.
Медиклар йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм ашказаны-эчәк системасында проблемалары булган яшь пациентларның саны артуын “энергетиклар” тәэсиренә бәйли.

– Энергетик эчемлекләрдәге психостимуляторлар көн саен кулланганда бәйлелеккә китерә. Кеше энергетик эчкәч, үзен бик яхшы, “бәхетле” хис итә, йокысы килми, кәефе күтәренке була. Ә адреналинга организм наркотик кебек ияләшә. Нерв системасы тотрыклы булмаганнар өчен “энергетиклар” аеруча куркыныч. Яшүсмерләргә, яшь үзенчәлекләре аркасында аеруча куркыныч яный. Энергетиклар составындагы кофеин һәм таурин кан басымын күтәрергә, импульс ешлыгын арттырырга, кайчакта аритмиягә китерергә мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар энергетикларны даими кулланганда якты дөнья белән дә саубуллашырга мөмкин, – ди педиатр Резеда Мөҗипова.

– “Энергетиклар”ның ашказаны- эчәк тракты өчен зыяны бик зур. Хәзер яшьләр арасында гастрит – иң таралган ашказаны-эчәк авыруы. “Энергетик”ларны ач карынга эчү бөтенләй тыела. Франция, Дания һәм Норвегия кебек илләрдә мондый “лимонадлар” даруханәләрдә генә сатыла, чөнки алар дару урынына кулланыла. Эчемлектәге кофеин йокысызлыкка китерә. Женьшень тамырыннан ясалган эчемлекләр, стресска каршы торса да, шулай ук  йокысызлыкка китерә. Эчемлекләрдәге таурин киеренкелекне арттыра. Эчемлек газлы булу сәбәпле компонентлар тиз арада канга үтеп керә. Энергетик спирт белән кушылса, организмга зыян ике мәртәбә арта, – ди участок терапевты Зирәк Фәтхетдинов.
Ата-аналар җыелышларында да балаларның әлеге мавыгулары турында күп сөйләнә. “Тәнәфесләрдә егетләрнең өелешеп бәдрәфкә керүе, кызларның гардеробта җыелышуы сәер. Яшүсмерләр электрон тәмәке тартмыймы дип шикләнәбез”, – ди укытучылар. Сыйныф бүлмәләрендә еш кына җиләк, алма һәм башка җиләк- җимеш исләре килүен дә билгеләп үтә мәгариф хезмәткәрләре. Тәмәке тарту-
чы үзе белән, гадәттә, дезодорант, хушбуй, одеколон, сагыз йөртә.

– Хәзер яшьләр электрон тәмәке, вейп тарта. Башлангыч сыйныф уку- чылары да нишләвен аңламаган килеш зыянлы гадәтләргә тартыла. Кызлар киләчәктә әни булулары турында уйларга тиеш. Мин тәмәке тарткан кызга өйләнмәячәкмен, – ди Мөслим мәктәбендә белем алучы 11 сыйныф укучысы. “Вейп һәм жижа алырсың әле!” Чама белән 14-15 яшьлек кыз бала сүзләре бу. Интернет челтәре ярдәмгә килде.
Вейп ул – аккумулятор һәм җылыткыч элементлы пар генераторыннан торган матдә икән. Тәмәке тарту процессы җайланмада ясалучы парны сулау исәбенә имитацияләнә. Ә “жижа” дигәне су, пар куеруны арттыра торган глицерин, төрле ароматик өстәмәләр һәм ни- котиннан торган сыекча булып чыкты.

– Чит илләрдә яшәүчеләр артыннан куып кая барып чыгар бу яшьләр?! Электрон тәмәке тарту балаларга гына түгел, өлкәннәр сәламәтлегенә дә зыян сала, – ди лаеклы ялдагы Хәмит Латыйпов. Әти- әниләр балаларына битараф булмасыннар, мәктәп сумкаларында, кесәләрендә нәрсә йөртүләре белән кызыксынсыннар иде. Электрон тәмәкенең ишетү һәм күрү сәләтен начараюга, тән тиресе белән проблемалар барлыкка килүенә, хәтер начараюга йогынты ясавын онытмагыз!  Балалардагы нерв киеренкелеген, депрессияне игьтибарсыз калдырмагыз!

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев