Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Казанда җырчы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылды

Якташыбыз, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә Казанда мемориаль такта ачылды.

Казанда җырчы һәм театр артисты, ТАССРның атказанган артисты Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына - Казан шәһәре, Татарстан урамы, 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылды.  Чараны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармиониясе Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырды.

"Зифа Басыйрованың тормыш юлы авыр булуга карамастан, ул үз кыйбласын, юлын таба. Истәлек тактасы ачылу - зур вакыйга", - диде "Татмедиа" Республика матбагат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчес Айдар Сәлимгәрәев.

"Бу күптән көтелгән чара. Бөтен гомерен милләтенә хезмәт итәргә багышлаган кешенең исеме калырга тиеш. Истәлек тактасын кую, искә алу яшь буынга да кирәк. Ятимлектә үскән Зифа апа аны тәрбияләгән кешеләргә гомере буе рәхмәтле булган. Гомере буе халкына рәхмәтле булып яшәде",  - диде Мөслим районы җирлеге башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.

Зифа Басыйрова исемен мәңгеләштерүгә күп хезмәт куйган Флүр Баһаутдинов берничә ел архивларда эшләп, җырчыны белгән кешеләр белән очрашып, истәлекләр барлап, Зифа Басыйрова турында китап чыгарганын әйтте. Мемориаль тактаның авторы - Зөлфия Мөхәммәтҗанова. Мемориаль такта ике як урамга карап торган итеп урнаштырылган.

Чарада дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә ветераннары, журналистлар катнашты.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-yrcy-zifa-basyirova-istalegena-memorial-takta-acyldy-5877230

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев