Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Акча санаганны ярата

Тышкы финанс контроле кысаларында контроль- хисап палатасының 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

План буенча һәм авыл җирлекләре белән тышкы финанс контролен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыру турындагы килешү нигезендә контроль-хисап палатасы тарафыннан 49 контроль һәм эксперт-аналитик чара үткәрелде, шуларның 8е – контроль, 41е – эксперт-аналитик чара. Хисап елында контроль чаралар 16 объектта үткән. Тикшерүләр барышында ачыкланган хокук бозуларның классификациясенә тукталыйк. Беренчесе – дәүләт муниципаль милек белән идарә иткәндә һәм аннан кулланганда ачыкланган хокук бозулар. Бу тиешле документларны рәсмиләштермичә тапшырылган төп чаралар, файдаланылмый торган мөлкәт, төзек булмаган милек булырга мөмкин. Бухгалтерлык хисабын алып баруны, бухгалтерлык (финанс) хисабын дөрес башкармау һәм вакытында тапшырмау да хокук бозу булып тора. Милектән рациональ файдалануны тикшерү барышында артыклыклар (излишки) ачыкланырга мөмкин. Шулай ук учреждение чыгымнары өчен кулланылган, әмма билгеләнгән тәртиптә исәптән чыгарылмаган матди кыйммәтләрнең исәптә булуы билгеләнә. Фактта төп средство объекты булмаган хата белән исәпкә алынган объектлар яки бухгалтерлык һәм салым исәбенең туры килмәве ачыклануы ихтимал. Авыл җирлекләре белән тышкы муниципаль контрольне гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыру турындагы килешү нигезендә, контроль-хисап палатасы быел 2024 ел өчен 19 авыл җирлеге буенча бюджет үтәлеше турында еллык хисапка тышкы тикшерү үткәрде. 2026 елга һәм 2027-2028 еллар планлы чорына 19 авыл җирлеге буенча бюджет проектына экспертиза ясалды. Иң мөһиме – 2025 елгы тикшерү нәтиҗәләре буенча коррупцион фактлар һәм бюджет акчаларыннан нәтиҗәсез файдалану очраклары ачыкланмады.

Лилия Срурова, район контроль-хисап палатасы рәисе.

Фото - Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев