Качып һәм күчеп килергә мәҗбүр булган гражданнарга Татарстанда өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк
Документны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Татарстанда бушлай юридик ярдәм алу хокукы булган гражданнар исемлеген киңәйттеләр. Үзгәрешләр «Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында»гы законга кертелде. Документны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Үзгәрешләр нигезендә, хәзер бушлай юридик ярдәм алу хокукына качып яки күчеп килергә мәҗбүр булган зат дип тануны сорап мөрәҗәгать итүчеләр, шулай ук Россия территориясенә качып яки күчеп килергә мәҗбүр булган зат дип танылган һәм Россия территориясендә вакытлыча яшәп тору урыны бирелгән гражданнар ия булачак.
Аларга социаль ярдәм чаралары күрсәтү, качып яки күчеп килергә мәҗбүр булган зат статусын рәсмиләштерү, вакытлыча яшәп тору урыны алу, шулай ук Россия Федерациясе гражданлыгын алу мәсьәләләре буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев