Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

«Җиз кыңгырау моңнары» фестивале үтте (Фоторепортаж)

Бүген Мөслимдә икенче тапкыр «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале үтте.

Бәйрәм ярминкәсе белән башланган чарада район үзешчәннәре чыгышын, районыбыз фольклор ансамбольләр җырларын да халык яратып тамаша кылды. 

Авыл җирлекләре, район үзәге балалар бакчалары, мәктәпләр кунакларны сыйлы табыннар белән каршы алды. Кайнар коймак, төрле чәй тәм-томнары белән сыгылып торган өстәлләрдә кайнар пар чыгарып самовар кайнап утырды. 

Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм кунакларын сәламләде.

- Әлеге чара халкыбызның традицияләрен торгызуга бер адым. Мөслимлеләр күңелендә атларга аерым мөнәсәбәт урын алган. Бу фестиваль дәвамлы булсын иде, - дип ассызыклады.

Җигүле атлар бәйрәмнең төп атрибуты булды. Тарантаслардан сәлам биреп узган райондашларыбыз һәркемнең күңелләрендә җылы хисләр уятты. Бәйрәм йөрәкләрдә бик озак сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев