Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Актуаль

Җирле оешма яңарды

Моңарчы җирле оешма җитәкчесе вазыйфасын биләгән шагыйрә Лилия Садриева башкарылган эшләр буенча хисап тотты, милли тормышны җанландыру, традицияләрне саклау һәм үстерүдә хезмәттәшлек иткән һәр оешмага рәхмәтен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Мөслим җирле оешмасының исәп-сайлау җыелышы үтте. Район башлыгы Альберт Хуҗин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов үткәргән җыелышның көн тәртибендә җирле оешманың яңа җитәкчесен һәм яңа составын сайлау мәсьәләсе каралды.

Моңарчы җирле оешма җитәкчесе вазыйфасын биләгән шагыйрә Лилия Садриева башкарылган эшләр буенча хисап тотты, милли тормышны җанландыру, традицияләрне саклау һәм үстерүдә хезмәттәшлек иткән һәр оешмага рәхмәтен җиткерде. Татар теленнән олимпиада күрсәткечләре дә елның-елында безнең районда югары. Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханы бирүчеләр дә бар. Даими рәвештә язучыларыбыз белән күрешеп торабыз. Район башлыгы Альберт Хуҗин районыбызда үтүче милли рухлы чаралардан “Каз өмәсе”, “Җиз кыңгырау моңнары” фестивальләренең, Сабан туеның бездә үзенчәлекле булуын, ат чабышларының да югары дәрәҗәдә оештырылуын, боларның тирә-якта яшәүче милләттәшләребезне туплый, эшмәкәрләргә үсеш өчен хезмәттәшлек юллары ача торган чаралар булуын билгеләп үтте. 

– Без бер команда булып эшлибез. Башкарган эшләребез күп. Әмма тынычланырга, һичшиксез, ярамый. Башлаган эшләребез матур итеп алга таба да дәвам итәргә тиеш. Әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне, йола-бәйрәмнәребезне без алардан күреп үстек, бездән соң килгән буын да боларны белеп яшәргә тиеш, – диде ул.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 30 май саныннан укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев