Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Җирдән белеп файдаланыгыз

2025нче елның 1 мартыннан РФ Җир кодексына һәм бакчачылык турындагы 307нче федераль законга үзгәрешләр керде. Үзгәрешләр хакында Росреестрның Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Айдар Шәяхмәтов белән әңгәмә кордык.

– Айдар Зәетович, җир кишәрлекләре файдаланылмаган очракта, аларны хуҗаларыннан тартып алып буламы?

– Законда андый чара каралган, әмма бу иң азаккы чара булып тора. Милек бары суд карары белән генә хуҗадан алына ала. Кем дә булса җир кишәрлегенең чүплеккә әйләнүен, анда чүп үләннәре үсүен, аның ташландык хәлгә килүен белә торып, аннан файдаланмый икән, яңа закон конкрет чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Өч ел буе милек хокукында булып, җирнең 50 проценттан артыгын чүп үләне баскан, участок чүпкә баткан икән, шулай ук 5 ел дәвамында төзелеп бетмәгән, ишек-тәрәзәләрсез объект файдаланылмый икән, бу җирнең максатчан файдаланылмавын күрсәтә.

– Закон таләпләре үтәлмәгән очракта, җир кишәрлеге хуҗасына кисәтү-күрсәтмә (предостережение) биреләме?

– Әйе, кисәтү үтәлмәгән очракта күпмедер вакыттан соң тикшерү үткәрелә һәм күрсәтмә-боерык (предписание) бирелә. 2023-2024 елларда районда торак пунктларда 3,4912 гектар мәйданда 27 файдаланылмаучы жир кишәрлеге ачыкланган. Авыл хуҗалыгы максатларына билгеләнгән 2056,158 гектар мәйданда шундый 49 җир кишәрлеге бар.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 18 апрель саныннан укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев