Игелек кылу өчен юл ачык
“Мизгел” яшьләр үзәгендә “Мәрхәмәтле Мөслим” үзәге ачылды
Соңгы дистә елда “волонтер” сүзе еш ишетелә. Волонтер ул – үз теләге белән һәм матди түләүсез иҗтимагый файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнүче. Ул – мохтаҗларга ярдәм итү, социаль, мәдәни, экологик һәм башка проектларга ярдәм итү өчен үз вакытын, көчен һәм мөмкинлекләрен бүлеп бирүче. Яшенә, һөнәренә, белеменә яки социаль хәленә карамастан, һәркем волонтер була ала. Волонтер булу өчен иң мөһиме – күңел киңлеге, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү теләге булу кирәк. Волонтерларга үз вакыты һәм мөмкинлеге белән исәпләшмичә ярдәмгә ашыгу хас.
Махсус хәрби операция башлангач, республикабызның һәр төбәгендә, һәр районда, авылларда волонтерлар төркемнәре оешты. Башка бик күпләр белән бергә мөслимлеләр дә илебез чикләрен саклаучы егетләргә ярдәмгә ашыкты. Моңа кадәр һәр төркем үз җирлегендә эшләсә, хәзер аларга очрашу, фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен махсус үзәк бар.
“Мизгел” яшьләр үзәгендә “Мәрхәмәтле Мөслим” үзәге (Добрый Муслюмовский центр) ачылды. Тантаналы чарада
район җитәкчелеге, мәктәп һәм техникум укучылары, волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашучылар һәм район җәмәгатьчелеге катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин районыбызда волонтерлык хәрәкәтенең киң масштабта эшләвен билгеләп үтте.
– Волонтерлар районыбызның һәр авылында, һәр мәктәптә, оешма-предприятиеләрдә бар. Бөек Ватан сугышы чорында тимурчылар отрядлары булган. Без алар үрнәгендә тәрбияләндек. Махсус хәрби операция башлангач, волонтерлык хәрәкәтләре яңадан активлашып киттте, – диде Альберт Хуҗин. – Безнең егетләр МХО зонасына 40 тапкырдан күбрәк ярдәм илтеп кайтты. Махсус хәрби операциягә җибәрү өчен ярдәм җыючы, аны төргәкләп җибәрүче көчле төркемебез бар. Мәлләтамак авылы китапханәчесе Людмила Игошева җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме ярдәмне туплый, төргәкли, төрле юнәлешләрдә хезмәт итүче егетләргә җибәрү өчен әзерли. Алай гына да түгел, ярдәм илтүче егетләр белән махсус операциядә катнашучылар арасында элемтәче булып тора, читтән торып аларның очрашуын оештыра. Без шундый командабыз булу белән бик горурланабыз!
Волонтерлар хәрәкәте бишенче ел эшли. Алар халыкны берләштерде. Волонтерлар хәрәкәтендә мәктәп укучыларыннан алып өлкән буынга кадәр катнаша. Укучылар татар җырлары яздырылган 1 мең данә “флешка” әзерләп җибәрде. “Балалар язган хатлар хәтта геройларның гомерен дә саклап калырга ярдәм итте”, – диде район башлыгы. Мондый мисаллар байтак. Яхшылык һәрвакыт үзеңә әйләнеп кайта. “Мәрхәмәтле Мөслим” үзәге киләчәктә мондый игелекле эшләрне тагын да күбрәк оештырырга ярдәм итәр, игелебезне күрсәтергә мөмкинлек бирүче үзәк булыр, дип ышанам”, – диде Альберт Хуҗин.
ТР Хәйриячелек мәгълүмати-ресурс үзәгенең башкарма директоры урынбасары, махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Полина Филатова Мәрхәмәтлелек үзәгенең максаты хакында сөйләде.
– Мәрхәмәтлелек үзәге олы йөрәкле, киң күңелле кешеләрне берләштерү, социаль активлык һәм халык инициативаларына ярдәм итү өчен заманча мәйданчык булачак. Ул “Яшьләр һәм балалар” милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Үзәк битараф булмаган кешеләрне, оешмаларны һәм волонтерлык хәрәкәтләрен берләштерү максатыннан булдырылды. Тәкъдимнәрен тормышка ашырырга теләүчеләргә үзәк юл күрсәтер, дип ышанабыз. Бүгенге көндә республикада 45 мәрхәмәтлелек үзәге бар. Мөслимдә ачылган үзәк – 46нчысы. Ул социаль активлыкны үстерү һәм район халкының теләк-тәкъдимнәренә ярдәм итү мәйданчыгы булыр. Бирегә килгән һәркем үзенә кирәкле ярдәмне тойсын, теләген тормышка ашыра алсын дип телим, – диде ул.
Бертөркем волонтерларга таныклыклар тапшырылды. Волонтерлык хәрәкәте башында торучы Рүзәл Минһаҗев бу эшкә тотынуына сәбәп булган очрак турында сөйләде.
– Берничә ел элек нәни рай-ондашыбыз, 1,5 айлык Регина Аптеевага бик куркыныч диагноз куелды. Аны дәвалау өчен 45 миллион сум акча кирәклеге мәгълүм булды. Районыбыз яшьләре белән кечкенә кызга ярдәм итү өчен авылларда хәйрия концертлары күрсәттек. Башта районда концертлар белән йөрсәк, соңрак күрше-тирә районнарга һәм шәһәрләргә дә барып җиттек. Бу чорда күп татар артистлары белән очрашырга туры килде. Алар рус эстрадасы йолдызларына мөрәҗәгать итте. Регинага кирәкле препарат Россиядә ясалмый иде. Уртак тырышлык, бердәмлек һәм мәрхәмәтлелек нәтиҗәсендә әлеге препарат Россиядә бушка ясала башлады. Бу – татар һәм рус эстрадасы җырчыларының хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Махсус хәрби операция башлангач, анда катнашучы егетләргә күп әйберләр кирәклеге ачыкланды. Без райондашларыбыз белән бергәләп кирәкле ярдәмне җыеп илтә алдык. Егетләр янына 32 тапкыр барык кайттык.
Районыбыз шулкадәр бердәм һәм көчле! Бердәмлегебез сүрелмәсен, егетләребез исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтсын иде, – дип, Рузәл үзе иҗат иткән “Кеше бул” җырын бүләк итте.
“Мәрхәмәтле Мөслим” үзәге “Мизгел” яшьләр үзәгенең икенче катында урнашкан. Үзәк ачылган көнне яшь волонтерлар каршында ТР Хәйриячелек мәгълүмати-ресурс үзәге белгече Михаил Кузнецов чыгыш ясады. Өлкән волонтерлар белән Полина Филатова очрашты.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев